Бәрәңге бистәсе халкы җирле музейга тапшырган, халкыбызның кем булганлыгына дәлил булган кадерле ядкәрләр
Фотосурәттәге китапларның берсе басма Коръән - Казан басмасы, икенчесе Исламның гакыйдә, фикх хөкемнәрен берләштергән кулъязма китап. Соңгысы яхшы сакланган, хаттат кулы искиткеч, җиңел укыла.
9 ноябрьдә Марий Эл республикасының Бәрәңге бистәсендә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе белән Марий Эл мөхтәсибәте уздырган
III Насретдинов укулары вакытында күргәзмә ителделәр.
Музейга тапшыргач, бу китапларны укый белүче генә түгел, аларны сакларга ышанып тапшырырдай буын да үстермәгән булып чыгабызмы?
@DUMRF_TAT

Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең татарча чыгышларын бирүне дәвам иттерәбез
Чираттагысы «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән корган әңгәмәсеннән кыска гына өзек
Монда мөфти газиз әти-әниләребезгә хәерхаһлы булырга өнди. Үзе авылына кайткан саен әти-әниләренең каберләрен зират кылуын һәм әти-әнисе, әби-бабайлары, туганнары, якыннары һәм бар авылдашларына Коръән укып дога ирештерүен сөйләде.
Безнең мөфти Казан артындагы зур татар авылы — Татарстан Республикасының Питрәч районындагы Шәледә туып үскән.
«Безнең мирас» журналының быелгы сентябрь ае саны Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең эшчәнлегенә багышлап, нәшер ителде.
Видеога сылтама шушы сүзләрдә

Фәизханов турындагы фильмны күрсәткән көнне залда буш урын калмаган
Мәскәү Җәмигъ мәчетенең конференцияләр залында «Мулла Хусейн» фильмын күрсәттеләр
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең кайтавазы буларак
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе 9-14 ноябрьдә мөселман киносы атналыгын оештырды.
«Мәдинә» нәшрият йорты заказы белән төшерелгән «Мулла Хусейн» фильмын тамашачыларга диния идарәбездән Ренат Абянов белән Илгизәр Дәүләтшин һәм имам-хатыйб Ислам Зарипов тәкъдим итте.
«Мулла Хусейн» фильмы проектының авторы — профессор Дамир Мөхетдинов.
Ул теолог һәм көнчыгыш белгече Хөсәин Фәизхановның эшчәнлегенә багышланган бу фильмда үзе алып баручы да булды һәм тамашачыны галимнең эзләре буйлап: Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Бәрәскә, Сафаҗайга алып барды, Россиянең мәшһүр архивларындагы сирәк документларны күрсәтте.
Фильмның куючы режиссеры — күп кенә уңышлы телевизион проектлар авторы, Казанда яшәп иҗат итүче Гүзәл Шакирҗанова.
Фильмнар әле тагын 3 көн күрсәтеләчәк. Рәхим итегез, керү бушлай.

Профессор Мөхетдинов Урал университетында ислам тарихы турында лекция укыды
Ачык лекциягә студентлар, аспирантлар килгән иде
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, теология фәннәре докторы Дамир Мөхетдинов Урал федераль университеты аудиториясендә хәзерге Россия җирендә ислам дине тарихын сөйләде.
Эчтәлекле лекция Кавказга килгән хәлифәт гаскәреннән алып, Бөек Ватан сугышында совет мөселманнарының катнашуы һәм СССРның мөселман дөньясы белән рухи дипломатияне тормышка ашыруына кадәрге чорны алды.
Әлеге лекция 14-15 ноябрьдә II Халыкара фәнни конференция белән бер мәйданда узды. Урал университетында «Пути и страны: цивилизации Востока в исторической динамике» дигән фәнни форум эше дәвам итә. Дамир Мөхетдинов пленар утырышта да чыгыш ясады.
Әлеге фәнни чараны Урал һәм Мәскәү фәнни институтлары, Свердловск өлкәсе хакимияте һәм халыкара элемтәләр министрлыгы белән бергә РФ мөселманнары диния идарәсе һәм Урал мөхтәсибәте оештыра.

This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Коръән нәсыйхәте
Ислам тәгълиматы буенча, бу дөньядагы тормыш вакытлыча куллану өчен бирелә:
يَا قَوْمِ إِنَّمَا هَذِهِ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا مَتَاعٌ وَإِنَّ الْآخِرَةَ هِيَ دَارُ الْقَرَارِ
Бу дөнья тормышы аз [тиз үтә торган] файдалану урыны гына. Ахирәт — урнашып кала торган йорт
(«Гафир» (Гафу итүче) сүрәсе, 39 а.).
Җомга көн мөбарәк булсын!

Кечкенә мөселманнар кошларны кайгырта
Приморье крае мөселманнары диния идарәсенә караган Эгершельд районы мәхәлләсенә дин сабагына йөрүче балалар остазлары белән кошларга җимлекләр ясаган.
3 атна буена тырышканнан соң хәтта урыннар билгеләп, ярыш та оештырганнар. Иң уңышлы җимлек хуҗалары бүләккә лаек булган. Аннары кечкенә мөселманнар мөгаллимнәре белән бергә гыйбадәт йорты урнашкан районда җимлекләрне элгән.
Эгершельд - Владивосток шәһәрендәге район.
Диңгез буендагы Ерак Көнчыгыш шәһәрендә кар әле ятмаса да, инде салкынча һәм җилле. Мондый шартларда кошларга ризык табуы көннән-көн авырая. Шуңа күрә җим тулы җимлекләр нәкъ вакытында урнаштырылган.
Әлбәттә, балалар өчен бу хәреф тану кебек үк бер сабак булган. Шул рәвешле алар мәчеттә табигать турында да кайгыртырга өйрәнә.

Гайнан Кормашның бабасының кабере ачыкланган
Аңа Марий Эл республикасының «Татар тарихы җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы эзтабарлары тап булган
Бу хакта җәмгыятьнең рәисе Фәнил Мусин хәбәр итте.
Татар тарихы җәмгыяте әгъзалары хәзерге вакытта Бәрәңге районында урнашкан мөселман каберлекләрен өйрәнә. Мәсәлән, ноябрьдә Куян авылының Югары зиратында эзләнүләр алып барылган.
Анда 34 кабер ташы тикшерелгән, аларның кайберләре беренче тапкыр табылган.
Бөек Ватан сугышы чорында яшерен антифашистлар төркеме җитәкчесе Гайнан Кормашның бабасының кабере дә шушы баруда ачыкланган.
Кормашевлар нәселе вәкилләренең каберләре XIX гасыр уртасында Куян авыл мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт иткән Фәтхулла Бикчәнтәев-Кормашев кабере тирәсендә тупланган һәм зират уртасында урнашкан икән.
Татар каһарманы Гайнан Кормашның бабасы Мөхәммәдмуса Нигъмәтҗанов та шунда җирләнгән. Таштагы язулардан аның
1901 елның 5 ноябрендә,
49 яшендә вафат булганлыгы аңлашылган.