group-telegram.com/intertatgazeta/32152
Last Update:
Нинди дә булса игътибар, аралашу көтеп мөлдерәп күзгә караган кызлар, егетләр, чәчләренә чаллар керсә дә, уйлары, фикер йөртүләре белән сабый хөкемендә булган өлкән апалар, бер сөйләшеп, аралашып калу өчен әллә кайдан килеп чыгып, җил тизлегендә арттан куып җиткән инвалид коляскасында хәрәкәт итүчеләр...
Аларны күргәч, тормышта үзем белгән бер гаиләнең ачы язмышы күз алдыннан узды. Ике балалары да тумыштан инвалид булып, бөтен көчләрен аларны тәрбияләүгә бирделәр, күз карасыдай сакладылар. Ә яшьләре олыгаеп, балаларны карарга көчләре беткәч, башка чара калмагач, аларны приютка бирү соравы туды. Шул чакта аларның өзгәләнүен сүзләр белән аңлатып бирерлек түгел. Туганнан бирле караган газиз балалары бит. Шуңа күрә, интернатка атлап үткәч, «монда тәрбияләнүчеләрнең һәммәсе – кемнеңдер газиз баласы бит» дигән уй үтте. Иң беренче соравым да үзеннән-үзе бирелде: «Бирегә кешеләр нинди сәбәпләр белән эләгә?»
Минем сорауларыма әлеге интернатның мөдире Гөлназ Әсхәт кызы Чиркова җавап бирде: «Төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Кемдер балалар йортларыннан күчә, 18 яшьләре тулган инвалид балаларны бирегә урнаштыралар. Бу – хастаханә түгел, ә кешеләрнең даими яши торган урыны. Бездә 40, 50 ел дәвамында гомер итүчеләр бар...
Психик авырулар өчен интернатта күргәннәрем: «Монда яшәүчеләр барысы да ялгыз түгел...»
https://intertat.tatar/news/golnaz-cirkova-in-mohime-bailyk-tugel-kese-bulyp-kalu-5870405
BY Интертат: иң популяр татар сайты
Share with your friend now:
group-telegram.com/intertatgazeta/32152