Telegram Group Search
Стилист Гөлчәчәк Гәрәева хәзерге вакытта Париждагы мода атнасында татар киемнәрен тәкъдим итә.

ИДЕЛнең гыйнвар санында Гөлчәчәк стилист зәвыгы турында сөйләгән иде. Язманы хәзер безнең сайтта укырга мөмкин.

Гөлчәчәккә уңышлар телибез!🩵
Айның беренче сишәмбесе — 4 мартта — Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!
 
▪️Татарстан Республикасы Милли музее – Кремль урамы, 2

▪️А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее – Горький урамы, 10

▪️Е. А. Боратынский музее – Горький урамы,25/28

▪️В. И. Ленин йорт-музее – Ульянов урамы, 58

▪️Габдулла Тукай әдәби музее – Тукай урамы, 74

▪️1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы – Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12

▪️Татар әдәбияты тарихы музее
һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – Островский урамы, 15

▪️Каюм Насыйри музее – П. Коммунасы урамы, 35

▪️Муса Җәлил Музей – фатиры Горький урамы, 17, 28 нче фатир

▪️Нәҗип Җиһанов музее – Кече Кызылурамы, 14, 11 нче фатир

▪️Л.Н.Толстой музее – Япеев урамы, 15

▪️Печищи авылында Янка Купала музее – ТР Югары Ослан районы, Печищи авылы, Калинин урамы, 5

▪️Красновидово авылында А. М. Горький музее – ТР Красновидово, Кама Тамагы районы, Красновидово авылы, Горький урамы, 17
ИДЕЛ журналын хәзер Казан дәүләт аграр университетында табарга мөмкин

📍Ферма-2 ур., 53
Бүген МИР кинотеатрында «Телсез күке» фильмының премьерасы узды

Кинокартина узган ел ТР халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча төшерелгән иде, ә бүген ММЧ өчен матбугат конференциясе узды.

Премьераны спикерлар тәкъдим итәргә килделәр: ТР мәдәният министры урынбасары, продюсер, драматург, «Татаркино» директоры һәм актёрлар.

⚡️Фильм язын бөтен республика буенча прокатка чыгачак
Хәерле иртә!
Бәхетле булыйк🩵 — ди БӘБ
Казан метросында билет бәясе үзгәргән һәм бүгеннән:

• Кәгазь акча һәм банк картасы белән түләү — 43 сум

• Транспорт картасы белән түләү — 33 сум

• Өстәмә рәвештә кул йөге өчен түләү — 43 сум

2025 ел азагына кадәр СБП аша биометрия белән кулланган пассажирлар һәр билеттан 15 сум кэшбэк алачак.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Матур, эчтәлекле һәм стильле тышлык ясау — җиңел эш түгел, дуслар!

1 стадия. Башта без съёмкаларга игътибар белән әзерләнәбез: искиткеч образлар, фото-референслар эзлибез, реквизитлар табабыз, команда җыябыз.

2 стадия. Cъёмкалар көнендә бөтен көчебезне биреп, матур кадрлар төшерәбез, тырышабыз!

3 стадия. Һәм иң җаваплы көн: шулкадәр матур фотолар арасыннан иң зәвыклырагын сайларга.

Иң текә журнал тышлыгы әзер!⚡️
«Камал театрының яңа бинасы эшчәнлеген 3 төп юнәлешкә бүлеп карарга мөмкин»

Камал театры директоры Илгиз Зәйниев шундый юнәлешләрне ассызыклый:

1. Камал. Традицияләр.
Әлбәттә, төп юнәлеш - театрның традицион эшчәнлеге!

2. Камал. Белем.
Монда театр хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү белән бергә тамашачылар өчен белем бирү белән бәйле проектлар да булачак.

3. Камал. Музыка.
Бу үз эченә оркестрның «сольный» концертлары белән беррәттән альтернатив музыка белән шөгыльләнүчеләр өчен дә (Yummy Music) мөмкинлекләрне үз эченә ала.

Хәзерге минутларда Камал театрының яңа бинасы эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе бара.
Yummy Music Камал театрының яңа бинасында шәп программа әзерли⚡️

Лейблның директоры Ильяс Гафаров командасы белән 2025 елда менә нинди музыкаль программалар тәкъдим итәләр:

Апрельдә Универсаль залда Malsi Music концерты
Майда Көнчыгыш залда Gauga теркеменең акустик концерты
✨️️️️️️️Июньдә «Ямьле музыка» шоукейс-фестивале
✨️️️️️️️Июльдә Зур залда Илһам Шакировка трибьют көтелә

Боларның кайсысына барыр идең?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Al Su һәм Elina Әлмәттә татарча инди-акустика яңгыратачаклар

Йөрәк белән яңгыраган музыканы ишетәсегез киләме?🤍

Талантлы инди-артисткалар туган шәһәрләрендә татар лирикасы, тирән мәгънәләре һәм сихерле тавышлары белән тулы үзенчәлекле фатирник оештыралар.

Кайчан: 1 март, 18:00
Кайда: Авторлык җыр клубы, Әлмәт шәһәре, Ленина ур., 21
Радик Мусин яңа кавер тәкъдим итте

Радик Мусин — талантлы Россия рәссамы. Сез Радикны фестивальләрдә автор җырлары башкаруында ишеткәнегез бардыр.

Бүген исә ул Азат Надыргуловның татар телендә башкарылган башкорт җырының кавер-версиясен чыгарды.

«Йолдыз юлы» — Радик Мусин авторлык эшкәртмәсендә булачак сериясеннән беренче синглы.

Ничек сезгә яңа җыр?
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хәзерге вакытта Черек күлдә «Масленица» бәйрәме бара. Биредә тәмле белен белән сыйланырга, ярминкәдән бәйрәм сувенирлары алырга, концерт карарга мөмкин
Рамазан ае башлану белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Бу изге айның һәр көнен хәерле, саваплы гамәлләр белән, бәрәкәтле итеп үткәрик, дуслар. Барыбызга да саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле тормыш, дөньялар иминлеге насыйп булсын.

Тоткан уразалар, укыган догалар кабул булсын. Изге Рамазан ае мөбарәк булсын! Амин🤲
2025/03/01 10:17:08
Back to Top
HTML Embed Code: