Telegram Group Search
Мөфти Гайнетдин Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек буенча
оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген – 15 гыйнварда видеоконференция форматында Президент Владимир Путин рәислегендә «Җиңү» Россия оештыру комитетының
47 нче утырышы узды

Россия Федерациясе мөселманнары дини яидарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин утырышка Кырым Советлар йортыннан кушылды.

Оештыру комитеты әгъзалары дәүләт башлыгы белән бергә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм һәлак булган ватандашларыбыз истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алышты.
Бу максаттан Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы хакыйкый тарихи хәтерне саклау буенча «Тарихи суверенитет» проекты тәкъдим ителде.

Утырышта катнашучылар шулай ук «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен дәгъвалаучы калаларны карады һәм сугыш хәрәкәте ветераннарына ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны җентекләп тикшерде.

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

@DUMRF_TAT
​​Коръән нәсыйхәте
Гаделлек бизмәненең төгәллеге турында:

فَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرًا يَرَهُ
وَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ شَرًّا يَرَهُ

«Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аны күрер. Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ кылса, җәзасын күрер» («Әл-Зәлзәлә» сүрәсе, 7-8 а.).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
​​Мөфти Гайнетдин «Яңа Херсонес» музей комплексы белән танышты
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Севастопольдәге тарих-археология паркында һәм «Новый Херсонес» музей-гыйбадәтханә комплексында булды
Ул тарихи хәтерне ныгытуга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектның мәдәни-мәгърифәтчел эшчәнлеге белән танышты. Кырым һәм Новороссия музеенда мөфти Гайнетдин Кырым ханлыгына багышланган залдагы экспозиция һәм интерактив материалларны аеруча кызыксынып өйрәнде.
16 гыйнварда мөфти Гайнетдингә «Новый Херсонес»ка барырга Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов һәм Севастополь губернаторы Михаил Развожаев ярдәм итте. Симферополь һәм Кырым митрополиты Тихон кушуы буенча комплекста экскурсияне диакон Антоний Камалдинов үткәрде. Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисен җәмәгать эшлеклесе Заур Смирнов озатып йөрде.
Музейда мөфти Гайнетдин Кырымның илебезнең цивилизация һәм дәүләт үсешендәге әһәмиятле урын тотуына тагын бер кат басым ясады.
Аңа кадәр ике көн элек Президент Путин Кырым һәм Севастопольнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырган иде, аның барышында Россия лидеры борынгы Кырым җирендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау, аларны төзекләндерү мөһимлегенә игътибар юнәлтеп, Кырымдагы тагын бер рухи һәм мәгърифәтчелек үзәге - Симферопольдәге Җәмигъ мәчете төзелеше тәмамланганын әйткән иде.

@DUMRF_TAT
Татарстан галиме Төрекмәнстан Президенты бүләгенә лаек булган
Тарихчы-археолог Альберт Борһановка Төрекмәнстанның Дәүләт бүләге - «Мәхтүмколый Фирагыйның* тууына 300 ел» медале тапшырылган
Төрекмәнстанның әлеге дәүләт бүләге Төрекмәнстан һәм Үзәк Азиянең тарих-археология фәнен үстерүгә керткән өлеше өчен галимнәргә бирелә, быел аңа Россиядән өч һәм тагын җиде ил фән эшлеклесе лаек булган.
Бүләкләү тантанасы Ашхабад каласында фәнни чаралар эчендә узган. Профессор Альберт Борһанов
III фәнни конференция һәм кыр семинарында катнашкан. Фәнни чара Ефәк юлының бөтендөнья тарихи-мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелүен яклауга багышланган. Конференция барышында профессор Борһанов Бөек Ефәк юлындагы сәүдә-икътисади һәм тарихи-мәдәни багланышлар турында ике доклад белән чыгыш ясаган.

Галимне мәртәбәле бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз!

*Мәхтүмколый Фирагый - 18 нче гасырда яшәп иҗат иткән төрекмән шагыйре, мәгърифәтче, философ.

@DUMRF_TAT
Төркиядәге урамга милләттәшебез Рәхми Оруч Гүвәнч исеме бирелгән
Ул Тавшанлы районындагы Дәдәләр бистәсендәге иң озын урам
Рәхми Оруч Гүвәнч – Төркиядә Идел-Урал, Алтай, Урта Азия пентатоник музыка тарихын, үзенчәлекләрен фәнни һәм практик яктан өйрәнгән, таныткан музыка белгече икән. Бу хакта Төркиядә яшәп, иҗат итүче язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар-информ»га хәбәр иткән.
Язучы Төркиядә гомер кичергән милләттәшебезнең эшчәнлегеннән илһамланып «Бирүзә йорт» әсәрен язган. «Татар мәдәниятен чит җирләрдә таныткан шәхеснең исемен бабалары Ватанында да белүләрен телим», - дигән ул.
Моңа кадәр Айзирәк Гәрәева РФ мөселманнары диния идарәсе тарафыннан оештырылган 
X «Фәхретдинов укулары»нда чыгыш ясап, Истанбулда бер урам мәгърифәтче Гобәйдулла Бубиның кызы – Мәрьям Атмаҗа исемен йөртүе турында да сөйләгән иде. Мәшһүр Бубилар нәселенең дәвамчысын Төркиядә «әсирләрнең әнисе» дип олылаганнар.

1 нче сурәт oruchoca.com сайтыннан алынды,
2 нче сурәттә Айзирәк Гәрәева,
3 нче сурәттә Мәрьям Атмаҗа урамы
 
@DUMRF_TAT
​​Коръән нәсыйхәте
Мөселманнар фәрештәләргә ышануларында сөннәт һәм Коръән мәгълүматына нигезләнә:

إِذْ يَتَلَقَّى الْمُتَلَقِّيَانِ عَنِ الْيَمِينِ وَعَنِ الشِّمَالِ قَعِيدٌ
مَا يَلْفِظُ مِن قَوْلٍ إِلَّا لَدَيْهِ رَقِيبٌ عَتِيدٌ

«Уңнан һәм сулдан утырган ике сакчы фәрештә кешенең кылганнарын теркәп бара. Ул бер сүз әйтсә дә, янында әзер күзәтче фәрештә тора» («Каф» сүрәсе, 17-18 а. ).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
Быел 5000 мөселман Сөләйман Кәримовның хәйрия юлламалары буенча Хаҗ кылачак
Бу хакта бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти Гайнетдин хәбәр итте
Хәйрияче, Россия Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Сөләйман Кәримов мөселманнарга 5000 юллама өчен акча бүлеп бирергә карар кылган. Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин сүзләренчә, Хаҗ юлламаларын бүлгәндә өстенлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына биреләчәк.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәк аппараты Россиянең 60 тан артык төбәгендәге мәхәлләләргә 2500 юллама бүлеп бирәчәк. Хәрби ветераннардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан тыш, Хаҗ юлламасына имамнар, остазлар, мәхәллә һәм мәчет эшенең активистлары да ия булачак.
Тагын 2500 юллама Дагыстан Республикасы халкы өчен каралган.

https://vk.com/wall-35660386_12080

@DUMRF_TAT
👨‍🦰 Бигиев мирасы: 4-нче лекция дөнья күрде!

👤 Муса Җаруллаһ Бигиевнең тууына 150 ел тулу уңаеннан аның бай мирасын өйрәнү дәвам итә! Татар телендә тәкъдим ителгән 4-нче лекциядә галимнең «Халык игътибарына берничә мәсьәлә» китабыннан төрки телебезнең әһәмияте, матурлыгы һәм грамматикасы турындагы фикерләре тикшерелә.

💬 Кыскача фикерләр:

📌 Муса Бигиев төрки телнең табигыйлеген һәм аның уникаль грамматик төзелешен ассызыклый.
📌 Тел байлыгының кимчелеге түгел, ә өйрәнүне җиңеләйтүче үзенчәлек булуын искәртә.
📌 Рус грамматикасына ияреп язылган хезмәтләрне тәнкыйтьли һәм милли укыту методларын камилләштерү кирәклеген әйтә.

📎 Мирасны өйрәнү – үткәннәрне һәм киләчәкне тоташтыручы күпер. Олуг галимебезнең кыйммәтле фикерләре хәзерге буынга җиткерелергә тиеш.

🤝 Каналны күзәтеп барыгыз – яңа лекцияләрне беренчеләрдән булып тыңлагыз!

😄 https://vkvideo.ru/video-5130879_456240280

🏫 Подпишись на МИИ
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
​​Намаз бүләк ителгән вакыт
Бүген - 26 гыйнвар көнне кояш баегач, Миграҗ кичәсе ке
рә
Гарәп телендәге мигъраҗ сүзе «күккә ашу» дигәнне аңлата. Ислам дине буенча, бу вакыйга раҗәб аеның 26сыннан 27 сенә каршы төндә булган. Бу төндә әл-Исра һәм әл-Мигъраҗ кебек ике могҗизаи вакыйга булган. Беренчесе - Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең Мәккәдән Иерусалимга «күчерелүе», бу хакта Коръәндә дә әйтелгән:

سُبْحَانَ الَّذِي أَسْرَى بِعَبْدِهِ لَيْلًا مِّنَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ إِلَى الْمَسْجِدِ الْأَقْصَى الَّذِي بَارَكْنَا حَوْلَهُ لِنُرِيَهُ مِنْ آيَاتِنَا إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ
«Аятьләребезнең кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне Үзенең колын Хәрам мәчетеннән Без тирә-юнен бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче кимчелекләрдән пакъ. Һичшиксез, Ул – Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче»
(«әл-Исра» сүрәсе, 1 аять).
Ә хәдисләрдә Аллаһ Илчесен «төнге сәфәре»ндә Җәбраил фәрештә озата баруы турында әйтелә. Алар икесе бергә ялтырап, балкып торган әл-Бүрака дигән хайванга менеп атланганнар, аның исеме «ялтырарга, балкырга» дигән фигыльнең тамырыннан ясалган. Мөхәммәд пәйгамбәр, Иерусалимда әл-Харам әл-Кудс әш-Шәрифтә, имам булып торып, намаз укыган. Аның артыннан Аллаһның пәйгамбәрләре һәм илчеләре ияргән.
Моннан соң Пәйгамбәребез җиде кат күккә ашкан (Мигъраҗ), күккә ашу вакытында ул кайбер пәйгамбәрләр белән аралашкан, шулай ук Җәннәттәге нигъмәтләрне һәм Җәһәннәмдәге газапларны күргән. Иң соңгы катка ашкач, Аллаһ Илчесен озата барган Җәбраил фәрештә үзенең өскәрәк күтәрелә алмавы турында әйткән һәм Пәйгамбәребез алга таба юлын үзе генә дәвам иткән. Ул анда Аллаһ алдына килеп баскан, Аллаһ Үзенең яраткан Илчесенә иң югары пәйгамбәрлек дәрәҗәсен бүләк иткән.
Нәкъ менә шунда Аллаһ көндәлек намазларны укуны тәгаенләгән, аларның саны башта иллегә җиткән. Әмма кире кайтканда, Аллаһ Илчесе Муса галәйһиссәлламне очраткан, ул аңа кире кайтырга һәм Аллаһтан намазлар санын киметүне сорарга киңәш иткән. Муса пәйгамбәр озак вакытлар үз халкын вәгазьләгән һәм күпләрнең үз Раббысы ихтыярына каршы киләчәген белгән. Аллаһ Илчесе, кире кайткан да, намазларның санын киметүне сораган, һәм Аллаһ намазларның санын 40ка калдырган, әмма Муса пәйгамбәр Аллаһ Илчесен намазларның бу кадәресенең дә бик күп булуына ышандыра алган. Бу хәл намазларның саны 5кә калганчы дәвам иткән. Аннан соң Аллаһ Илчесе Муса пәйгамбәргә Аллаһтан намазлар санын тагын да киметүне сорарга оят булуын әйткән. Гәрчә Муса пәйгамбәр иман китерүчеләр өчен биш вакыт намазның да сынау булачагы хакында әйткән (Әл-Бохари «Сахих»ы, 3887).
Мәккәгә кайтканнан соң, Мөхәммәд пәйгамбәр шул төндә булган вакыйгалар турында сөйләгән. Күпләр, хәтта Аллаһ Илчесе артыннан иярүчеләрнең бер өлеше дә бу могҗизага ышанып бетә алмаган. «Мәккә белән Иерусалим арасы бик ерак, дөяләрне бер якка гына да бер ай дәвамында куалап барырга кирәк, ә Мөхәммәд шушы бик зур араны бер төн эчендә үтүен һәм Мәккәгә кире әйләнеп кайтуын исбатлый», - дигән алар. Аллаһ Илчесе Аллаһның теләге шундый булуы хакында әйткән. Пәйгамбәребез шулай ук, Мәккәгә кайтып барганда, шушы шәһәргә килә торган караванны күрүе турында хәбәр иткән. Ул хәтта бу караванның Мәккәгә кайчан килеп җитәчәген дә әйткән һәм ул шулай булып чыккан да.
Мөселманнар Мигъраҗ төнен, догалар кылып, Аллаһтан ярлыкау һәм шәфкать сорап, Аңа Үзенең яраткан Пәйгамбәренә һәм Илчесенә күрсәткән шәфкате өчен рәхмәт әйтеп, билгеләп үтәргә тырыша.

Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабыннан алынды.

@DUMRF_TAT
Йөрәгемнең җылысы
Ногинск шәһәре мөселманнары җибәргән чираттагы гуманитар ярдәм сугышчыларга барып ирешкән
Әле 19 гыйнварда гына әлеге Мәскәү өлкәсендәге шәһәрдә яшәүче кардәшләребез махсус хәрби операция кырына ярдәм туплап җибәргән иде.
Инде 21 гыйнварда сугышчылардан рәхмәт сүзләрен яздырган видео килеп ирешүен хәбәр иттеләр.
Бу юлы җибәргән риясыз ярдәм йөгендә 300 пар йон оекбаш һәм перчатка, поход газ плитәләре өчен 200 газ баллоны, сөлгеләр, чәй һәм кәһва һәм алар янына тәм-том кергән булган.
Оекбашларны Ногинск Җәмигъ мәчетенә йөрүче туташ-ханымнар бәйләгән.
Әлеге акцияне кардәшләребез «Йөрәгемнең җылысы» дип исемләгән.
Ногинск Җәмигъ мәчетеннән махсус операция сугышчылары өчен мондый риясыз ярдәм йөге инде 5 ай дәвамында даими рәвештә җибәрелә. Гуманитар ярдәм итеп, сугышчылар сораган әйберләр генә - азык-төлек, электрон кирәк-ярак, җиһазлар, кием-салым туплана.

@DUMRF_TAT
Армавир шәһәрендәге татар-мөселман җәмгыятенең
хөрмәтле аксакалы
Өмет Садыйк улы Гобәевкә
быел 27 нче апрельдә
97 яшь тула

Шушы олуг яшендә дә ул күңел көрлеген, рух күтәренкелеген саклап кала алган – җор телле, тормышның уңай якларын күрә белүче, яхшы хәтерле хәрби ветеран.
Курсант Гобәев
1945 елның 24 июнендә Җиңү парадында катнашкан.
Кабат Кызыл мәйданнан узарга теләр идегезме, дигән сорауга ул, телим, әмма Казанга бару теләгем көчлерәк, дип җавап бирде.
Аның нәсел тамырлары Татарстаннан. Ветеранның әнисенең туганнары белән күрешәсе килә.

Без Өмет Садыйкович белән очрашып, аның истәлекләрен видеога төшердек.
Озакламый игътибарыгызга тәкъдим итәрбез, иншәАллаһ. Әлегә берничә сәгатьлек әңгәмәдән 2 генә минутлык танышу видеосы:
👇🏻
https://rutube.ru/video/f3017e57752d006a02bea8e18fcdd49b/

Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәбездә дә карарга мөмкин

#Җиңүгә80ел

@DUMRF_TAT
​​Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Дога кылганда ихласлык:

بِالإِجَابَةِ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ لَا يَسْتَجِيبُ دُعَاءً مِنْ قَلْبٍ غَافِلٍ لَاهٍ مُوقِنُونَ ادْعُوا اللَّهَ وَأَنْتُمْ

«Доганың кабул ителүенә ихластан ышанып дога кылыгыз. Аллаһ җитди булмаган һәм ихластан кылынмаган догаларны кабул итми, шуны белегез» (Әт-­Тирмизи «Сунан»ы, 3479).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
Динара үзәккә Каюм Насыйри исеме бирелде
Мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Габделкаюм Габделнасыйр улы Насыйриның (1825-1902) тууына быел 200 ел
Әлеге күренекле татар галиме исемендәге динара аралашу үзәге быел Мәскәү Ислам институтында ачылды.
Каюм Насыйри исемендәге динара диалог үзәге динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнәчәк, фәнни һәм мәдәни чаралар үткәрәчәк, тематик басмалар әзерләүдә һәм динара өлкәдәге башка эшчәнлектә катнашачак.
Үзәкне ачу Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең диннәр арасындагы аралашуны үстерү өлкәсендәге системалы эшенең чираттагы бер адымы. МИИ — «Согласие разных» динара яшьләр форумы, түгәрәк өстәл, очрашулар һәм ифтарлар кебек төрле динара чараларны оештыру һәм үткәрүнең даими мәйданчыгына әверелде.
Яңа үзәкнең җитәкчесе итеп, РФ мөселманнары диния идарәсенең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшин билгеләнде.

Үзәкнең үз сәхифәсе бар: @interreligious_mii

@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Быел 5000 мөселман Сөләйман Кәримовның хәйрия юлламалары буенча Хаҗ кылачак Бу хакта бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти Гайнетдин хәбәр итте Хәйрияче, Россия Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Сөләйман Кәримов мөселманнарга 5000 юллама өчен акча бүлеп…
Хәйрия хаҗына барырга гаризалар җыела
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе пленумының онлайн утырышы узды
30 гыйнварда булган әлеге эшлекле чарада мөфти Дамир Мөхетдинов
«Хаҗ Кәрим-2025» хәйрия программасы буенча хаҗга юлламаларга кандидатлардан гаризалар җыю башлануы турында игълан итте.
Алдан хәбәр итүебезчә, Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, хәйрияче Сөләйман Кәримов үз малыннан быелгы Хаҗга
5 000 юллама фида кылды.
Россия төбәкләреннән хәйрия хаҗында катнашучылар исемлеге (Дагыстан Республикасыннан тыш) «Защитники Отечества» хәйрия фонды бүлекчәләре белән тыгыз хезмәттәшлектә,
РФ мөселманнары диния идарәсенә караган дини оешмалар аша формалаштырылачак.
Бу эш безнең идарәнең рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән һәм аның җитәкчелегендә башкарыла.
Гаризалар һәм документлар 2025 елның 1 февраленнән 30 мартына кадәр кабул ителә.
Мәгълүм ки, быелгы Хаҗ йолалары июньнең беренче ункөнлегенә туры килә.
Дин әһелләре, дини оешмаларның активистлары һәм волонтерлары арасыннан кандидатлар урыннардагы оешмаларның рәисләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Документлар исемлеге һәм катнашу шартлары турында тулырак итеп безнең рәсми сайтта язылган:
https://dumrf.ru/common/announcement/24603

@DUMRF_TAT
2025/02/23 07:01:34
Back to Top
HTML Embed Code: