Forwarded from ДУМ Приморского края
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ислам хәҙрәт Саламатов Ислам дине контекстында тарология һәм күрәҙәселек тураһында
Аллаһ яралы сугышчыларыбызга дәвасын һәм гомер бирсен
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Урзус» махсус
медицина отряды вәкилләре очрашуы узды
Отряд командиры генерал-лейтенант Евгений Рунов
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенә
795 урынлык госпиталь төзелеп бетүе турында хәбәр итте.
Хәрби офицер госпиталь янында христиан гыйбадәтханәсе белән бергә мәчет төзелүе турында сөйләде.
«Кешеләр сугыштан бераз арыды. Аларга кирәк булган көчне дин аша сез генә бирә аласыз. Шуңа күрә без фатиха сорап килдек, идарә имамнары мәчет ачуда катнашсын иде», - дип гозерен җиркерде генерал-лейтенант.
Мөфти Гайнетдин командирның динилеккә һәм иман көченә игътибарын ихластан югары бәяләп, догалы рәхмәтен ирештерде. Һәм кинәт кенә, алдан уйланылмаган булса да, бүлмәсендәге иң кадерле әйберләрнең берсен – Кәгъбәтуллаһ япмасы – кисвә кисәген госпиталь мәчетенә бүләк итте.
Мәчет ачылышына исә үзенең урынбасарын - РФ мөселманнары диния идарәсе эшләре идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов белән диния идарәсенең казыйлар Шурасы әгъзасы Илдуз Исхаковны юллаячагын һәм гуманитар йөк тә җибәреләчәген әйтте.
@DUMRF_TAT

ДУМ РФ татарча
Аллаһ яралы сугышчыларыбызга дәвасын һәм гомер бирсен Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Урзус» махсус медицина отряды вәкилләре очрашуы узды Отряд командиры генерал-лейтенант Евгений Рунов Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Махсус медицина отряды командиры хәбәр итүенчә, госпиталь мәчете әзер.
Мәчеттә китапханә өчен аерым бүлмә булачак.
@DUMRF_TAT
Мәчеттә китапханә өчен аерым бүлмә булачак.
@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Аллаһ яралы сугышчыларыбызга дәвасын һәм гомер бирсен Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Урзус» махсус медицина отряды вәкилләре очрашуы узды Отряд командиры генерал-лейтенант Евгений Рунов Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе…
Мәскәү Җәмигь мәчетендә «Урзус» махсус медицина отряды командиры Евгений Рунов мөфти Гайнетдин белән очрашу барышында аңа «Патриот» кораллы көчләргә һәм хокук саклау органнарына ярдәм фондының «За гражданское мужество» медален тапшырды
«Сугыш линиясендә 900 меңнән артык кешене коткардык, 600 меңнән артык сугышчыны янә сафка куя алдык. Аллаһ безгә һәрвакыт әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирә. Безнең отрядтан һәм фронтның алгы сызыгындагы сугышчылар исеменнән сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез», - диде генерал-лейтенант.
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин бүләкне кабул итеп:
«Бу бүләк минеке генә түгел, анда сугышчыларыбызга гуманитар, рухи, әхлакый, техник яктан ярдәм күрсәтүче бар кардәшләремнең дә өлеше биниһая. Мәчетләрдә хезмәт итүче имамнарыбыз да яраланган сугышчыларыбызга һәм һәлак булганнарның туганнарына ярдәм күрсәтә», - диде.

Коръән-хафиз, 10 кыйраәт белгече Аямуддин Фәхреддиннең халыкара ярышта Коръән укуы
Ул Коръән укучыларның IV Индонезия Халыкара ярышында Россия данын яклап, III урынны яулаган!
Бу хакта @smr_official хәбәр итә.
@DUMRF_TAT
Ул Коръән укучыларның IV Индонезия Халыкара ярышында Россия данын яклап, III урынны яулаган!
Бу хакта @smr_official хәбәр итә.
@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Аллаһ яралы сугышчыларыбызга дәвасын һәм гомер бирсен Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Урзус» махсус медицина отряды вәкилләре очрашуы узды Отряд командиры генерал-лейтенант Евгений Рунов Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Махсус хәрби операция фронты белән киселеш зонасында урнашкан хәрби госпитальгә караган мәчетнең бүген тантаналы ачылышы булды
@DUMRF_TAT
@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Махсус хәрби операция фронты белән киселеш зонасында урнашкан хәрби госпитальгә караган мәчетнең бүген тантаналы ачылышы булды @DUMRF_TAT
4 февральдә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов җитәкчелегендәге идарә вәкилләре фронт киселешендәге «Урзус» махсус медицина отряды госпитале мәчетен ачу тантанасында катнашты
Госпиталь Луганск Халык Республикасында урнашкан.
Яңа мәчеттә беренче җәмәгать намазын идарәнең Казыйлар Шурасы әгъзасы Илдуз Исхаков җитәкләде.
Алдагы көндә
РФ мөселманнары диния идарәсе вәкилләре «Урзус» медицина отрядына гуманитар йөк алып килде. Анда хәләл ит ризыклары, азык-төлек һәм татлы ризыклар тупланган. Шулай ук үзең белән йөртердәй җыелмалы намазлыклар һәм мөселман атрибутикасы бар.
Мәчеткә келәмнәр һәм дини әдәбият тапшырылды.
Безнең делегация госпитальдә дә булып, яралылар һәм табиблар белән аралашты. Диния идарәсе вәкилләре, медицина персоналының югары профессиональ дәрәҗәдә булуын һәм госпитальнең югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгәнлеген хәбәр итте. Дин әһелләре дини темага чыгыш та ясады, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Forwarded from Безнең мирас
Мәскәүдә татар мәчетләре
Мәскәүдәге «чит халыклар бистәләре» арасында иң мәгълүмнәреннән булган Татар бистәсе якынча XVI гасырда барлыкка килә. Монда гомер кичергән мөселманнар (нигездә, татарлар) шул чордан башлап бүгенгәчә Россия халкының төп өлешен тәшкил итә башлый. Әлбәттә, ассимиляциягә бирешмәс өчен…
Тулырак: https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/maskauda-tatar-macetlare

Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам тәэсирләндергеч һәм күләмле догалар кылырга яраткан, ул аларны үзенә бер тәвәккәллек белән кылган. Аллаһ Илчесе доганы 3 тапкыр кабатлап кыла торган булган.
إِذَا دَعَا أَحَدُکُمْ فَلَا يَقُلْ اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي إِنْ شِئْتَ وَلَکِنْ لِيَعْزِمْ الْمَسْأَلَةَ وَلْيُعَظِّمْ الرَّغْبَةَ فَإِنَّ اللَّهَ لَا يَتَعَاظَمُهُ شَيْئٌ أَعْطَاهُ
«Сезләрдән кем дә булса дога кылганда: “Ий Аллаһ! Теләсәң, мине гафу ит!” - дип әйтмәсен. Ышанычлы һәм кыю итеп сорасын. Аллаһка сезнең теләсә кайсы гозерегезне үтәү авыр түгел» (Мөслим «Сахих»ы, 4649).
Җомга көн мөбарәк булсын!

⚡2025 елда Рамазан аенда ураза тоту
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең Голәмәләр шурасы карары
Рамазан ае 2025 елның
28 февралендә кояш баегач, керә.
Беренче тәравих намазы шул ук көнне ястү намазыннан соң укыла
Уразаның беренче көне -
1 март, уразаның соңгы көне - 29 март.
Соңгы тәравих намазы -
28 март.
Ураза гаете - 30 март (1 нче шәүвәл)
Фитр садакасы күләме:
- аз керемле кешеләр өчен - 250 сум;
- уртача керемлеләр өчен - 800 сум;
- байлар өчен - 1300 сумнан.
Фитр садакасы суммасы хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек ризыкларның уртача бәясе исәбеннән алынган.
250 сум - иң әз һәм мәҗбүри түләү.
800 сум белән 1300 сум - тәкъдим ителгән сумма.
Фидия садакасы –
400 сум, әмма бу сумма туклануга үз уртача тәүлеклек чыгымнарга карап, арттырылырга яки киметелергә мөмкин.
Фидия садакасы җитди сәбәпләр илә ураза тота алмаган мөселман тарафыннан түләнә торган садака.
Мәҗбүри еллык зәкәт түләү өчен нисаб күләме - 743 300 сум.
Голәмәләр шурасының әлеге карары һәм аңа аңлатма белән рәсми сайтта танышырга була

Ана йөрәге өчен кеше балалары юк, барысы да үзенеке
Озерск шәһәрендә яшәүче
86 яшьлек Бәйрәмбикә Хәмитова сугышчыларны кайгырта
Чиләбе өлкәсендәге Озерск шәһәре мөселман дини оешмасы имамы Габдулла Шәймәрданов махсус операция зонасында һәлак булган сугышчының әнисе Бәйрәмбикә Таһир кызы Хәмитова белән очрашты.
Ул аңа Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде һәм
«Хаҗ Кәрим» хәйрия Хаҗына бару мөмкинлеге турында җиткерде, гариза бирергә тәкъдим итте.
2023 елның маенда Бәйрәмбикә ханымның улы махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.
Габдулла хәзрәт хәбәр итүенчә, хәзер Бәйрәмбикә ханым булган бар көчен һәм мөмкинлеген сугышчыларыбызга ярдәм итүгә багышлый.
Ул улы хезмәт иткән җирләргә барган, алай гына түгел анда калып, госпитальдә санитар булып эшләгән, кухняда булышкан, яраланган солдатларны юаткан, догалар укыган. Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтү белән 2022 елның языннан ук шөгыльләнә. Үз акчасына госпиталь өчен медицина препаратлары һәм бәйләү материаллары, сугышчылар өчен кием комплектлары сатып ала, Бәйрәмбикә ханым сугышчыларны үз уллары кебек күрә, алар өчен күңел җылысын салып, үз рецепты буенча үлән чәйләре әзерләп җибәрә.
Бәйрәмбикә Таһир кызына ныклы сәламәтлек һәм хәерле гомер телибез.

Ана йөрәге өчен кеше балалары юк, барысы да үзенеке Озерск шәһәрендә яшәүче 86 яшьлек Бәйрәмбикә Хәмитова сугышчыларны кайгырта Чиләбе өлкәсендәге Озерск шәһәре мөселман дини оешмасы имамы Габдулла Шәймәрданов махсус операция зонасында һәлак булган сугышчының…
«Хаҗ Кәрим-2025» хәйрия хаҗының кайнар телефон линиясе эшли
Быел 5000 мөселман бушлай Хаҗ кылачагы һәм моның өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында хәбәр иткән идек.
✅Сөләйман Кәримов - Россия Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы, хәйрияче быел Хаҗга 5000 юллама өчен акчасын фида кылды.
✅Бу хакта 24 гыйнвардагы җомга намазы вакытында Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин хәбәр итте.
Хаҗ юлламаларын бүлгәндә өстенлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына биреләчәк, диде ул.
✅Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәк аппараты Россиянең 60тан артык төбәгендәге мәхәлләләргә 2500 юллама бүлеп бирәчәк. Хәрби ветераннардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан тыш, Хаҗ юлламасына имамнар, остазлар, мәхәллә һәм мәчет эшенең активистлары да ия булачак.
✅Тагын 2500 юллама Дагыстан Республикасы халкы өчен генә каралган.
✅Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.
✅Кайнар телефон линиясе номеры: +7(495) 845-12-11
Мәскәү вакыты белән 10:00-18:00 шалтыратыгыз.
❗Дагыстан Республикасы мөселманнары өчен аерым штаб эшли. Бу хактагы мәгълүмат шушы сүзләрдәге сылтамада

«Мусульмане России» — Dumrf.ru
ДУМ РФ объявляет о сборе заявлений и документов на участие в благотворительном хадже 2025 года
30 января во время онлайн заседания пленума ДУМ РФ первый заместитель председателя муфтий Дамир Мухетдинов объявил о начале сбора заявлений от кандидатов на путевки в хадж по благотворительной программе «Хадж Керим 2025», которая состоится в 2025 году на…
Мөфти Гайнетдин Берләшкән Гарәп әмирлекләре президенты белән очрашты
Әбү-Даби шәһәрендә БГӘ президенты Мөхәммәд ибне Зәйд Әл Нәһәйян белән РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең эшлекле очрашуы узды
Мөфти Гайнетдин тынычлык урнаштыруда, шул исәптән әсирләр белән алмашу мәсьәләләрендә, Президент Әл Нәһәйән җитәкчелегендә куелган көч һәм тырышлыкны югары бәяләде. «Россия Федерациясе белән Берләшкән гарәп әмирлекләре актив роль уйнаган БРИКС дәүләтара берләшмәсе, илләрнең милли мәнфәгатьләрен генә түгел, ә бар кешелек мәнфәгатьләрен, бигрәк тә аның рухи-әхлакый кыйммәтләрен яклауда глобаль мәгънәдә әһәмияткә ия», - дип басым ясады мөфти Гайнетдин.
Президент Мөхәммәд ибне Зәйд Әл Нәһәйян үз чиратында, мөфти белән Россия Президенты Владимир Путин арасында үзара аңлашу һәм үзара ышаныч барлыгына аерым басым ясады. Мөфти Гайнетдингә Россия мөселманнары хакына башкарган хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.
Ике як та Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсендә Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге партнерлар белән берлектә гамәлгә ашырыла торган уртак фәнни-мәгариф һәм мәдәни-мәгърифәтчел проектларны югары бәяләде.
Мөфти Гайнетдин Берләшкән гарәп әмирлекләре президентына һиҗри буенча II гасырга караган кулъязма Коръәннең күчермә басмасын бүләк итте. Мәгълүм булганча, әлеге кулъязма хәлиф Усман ибне Гаффән радыяллаһу ганһу яки Кәттә Ләңгәр Коръәне дип тарихка кереп калган. Аның төп нөсхәсе Көнчыгыш кулъязмалары институтында саклана.

Бурычтан һәм җәзадан котылу төне
Бүген — февральнең 13еннән 14енә каршы төнендә Ләйләтү-л-бәраәт
Шәгъбан аеның 14еннән 15нә туры килә торган төндәге әлеге вакыйга турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:
إِنَّ اللَّهَ عَزَّ وَجَلَّ يَنْزِلُ لَيْلَةَ النِّصْفِ مِنْ شَعْبَانَ إِلَى السَّمَاءِ الدُّنْيَا فَيَغْفِرُ لِأَكْثَرَ مِنْ عَدَدِ شَعَرِ غَنَمِ كَلْبٍ
«Хакыйкатьтә, Аллаһ көчле һәм бөек, шәгъбан уртасындагы төндә якындагы күккә төшә һәм күп кешеләрнең гөнаһларын гафу итә, бу кешеләр саны бәрәннәрнең йонындагы кыллар саныннан да күбрәк булыр» (Әхмәд «Сунан»ы, 26018; әт-Тирмизи «Сунан»ы, 736).
Моннан һәм башка риваятьләрдән чыгып, мөселманнар бу төнне гыйбадәттә үткәрергә – намазлар, Коръән укырга, үзләре өчен һәм мәрхүмнәр рухына догалар кылырга тырыша.
Риваятьләр буенча, бу төндә билгеле бер рәкәгатьләр санынча махсус намазлар укырга, махсус догалар кылырга кирәк. Әмма бу риваятьләр ышанычлылыгы ягыннан бик үк югары дәрәҗәдә түгел, шуңа күрә намазны билгеле бер рәкәгатьләр санынча уку һәм махсус догалар кылу соралмый.

Forwarded from Рустам Минниханов
Казань - культурная столица исламского мира в 2026 году. Такое решение приняли сегодня в Джидде министры культуры стран Организации исламского сотрудничества!
Безнең өчен бу дөньяны мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез белән таныштыру өчен яхшы мөмкинлек. Дусларыбызга-Ислам дөньясы илләренә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдиновның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чыккан интервьюсыннан
«Безнең халкыбызның миссиясе: динебезне тарату, динебезне саклау һәм аны үстерү»
- Элек-электән Русиядә мәчетләрне татарлар салган. Бу мәчетне дә, башкасын да. Әле дә шундый тенденция дәвам итә – Владивосток булсынмы, Якутия булсынмы – татарлар сала. Гәрчә бүтән мөселман республикаларында да андый бай шәхесләр дә бар. Әмма миңа мәчет салучылар һаман да башлыча татарлар кебек. Бу чыннан да шулаймы?
Әле дә мәчетләр салуны татарлар дәвам итәме?
- Әлхәмдүлилләһ, Без һәрвакыт безнең татар милләтенең бу дәүләттә икенче урындагы милләт икәнен әйтәбез – 5 миллион. Руслар әйтмешли, дәүләт төзи торган милләт. Безнең дә милләтебез, руслар кебек, дәүләт төзи торган милләт. Бу дәүләтнең башында, аңа таш салган вакытта, аның асыл нигезен салган безнең милләтебез. Алтын Урда заманында, Хәзәр, Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан шулай, шуңа күрә без горурланабыз. Безнең халкыбызның миссиясе: динебезне тарату, динебезне саклау һәм аны үстерү. Безнең бабаларыбыз ничек өйрәтеп калдырдылар, без бүген шул вазифаны дәвам итәбез.
Карагыз, Түбән Новгород өлкәсендә бүген дүртенче мәчет нигезе салынды. Шул хезмәтнең башында кем тора? Безнең Нижгар татарларларыбыз. Үзләре бүгенге көндә Әмирлекләрдә бизнесларын алып бара, ә чыгышлары белән Нижгарлар. Үземнең ватанымда – Нижгарстанда, Түбән Новгородта мәчет салырга телим дип, бу мәчетне төзергә бер миллиардка якын акча тапшырдылар.
Тулы әңгәмәне әлеге сылтама аша кереп укыгыз һәм карагыз

Ислам фәкыйрьлеккә омтылырга чакырмый
Аллаһ Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:
لِأَنْ يَحْتَطِبَ أحَدُكُمْ حُزْمَةً عَلَى ظَهْرِهِ خَيْرٌ لَهُ مِنْ أَنْ يَسْألَ أَحَداً فَيُعْطِيَهُ أَوْ يَمْنَعَهُ
«Сезнең һәркайсыгызга барып утын хәзерләрү, аны аркагызга салып алып кайту һәм сату, шуннан соң садәка чыгару һәм шуның белән кешеләрдән сорау ихтыяҗыннан котылу, теге яки бу кешедән сорауга караганда яхшырак, ул бирергә дә, кире кагарга да мөмкин» (Әл-Бохари «Сахих»ы, 1470; Мөслим «Сахих»ы, 1042).

Forwarded from Институт татарской энциклопедии
Каюм Насыйрига багышланган яңа хезмәт тәкъдир ителде
Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан ТР Фәннәр академиясе М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәгенең баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының К. Насыйри исемендәге премиясе лауреаты Рәмил Исламовның "Каюм Насыйри: Биобиблиографик күрсәткеч" дип исемләнгән яңа фәнни хезмәте дөнья күрде.
Биобиблиографиядә Каюм Насыйриның биографиясе, нәшер ителгән әсәрләре, календарьларындагы мәкаләләре, тормышы һәм иҗаты турындагы хезмәтләр, гыйльми җыентыклар, якланган диссертация авторефератлары, мәкаләләр хакында бай мәгълүмат тупланган. Алар хронологик яктан галим үзе яшәгән чордан алып хәзергә кадәр вакытны иңли.
Биобиблиографик күрсәткечтә татар, башкорт, мари, рус, таҗик, төрек, төрекмән, үзбәк телләрендә 970 берәмлек чыганак тупланган.
Китап бүген Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Каюм Насыйриның (1825-1902) тууына 200 ел тулуга багышланган “Насыйри укулары-Насыровские чтения” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә тәкъдир ителде.
Әлеге мәртәбәле чарада ТР Фәннәр академиясе М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова һәм институтның фәнни хезмәткәрләре Рәмил Исламов, Лилия Дәүләт, Рафаил Шәйдуллин катнашты.
Рәмил Исламов конференция кунакларын 2017 елда “Җыен” фонды тарафыннан “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан “Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм документаль биографик җыентык” исемле хезмәт белән дә таныштырды.