Telegram Group & Telegram Channel
Халкыбызның каһарман бер кызы

1908-1918 елларда Оренбург шәһәрендә «Багбостания» мөселман татар хатын-кызлар мәктәбе мөдире, мөгаллимә Мөэминова Багбостан Вилдан кызы 1884 елның 16 маенда Уфа губернасы Минзәлә өязе Мәндәй авылында туа. Катлаулы тормыш юлы уза. Әтисе вафатыннан соң, әнисе Гафифә 5 баласы белән Оренбургка
күченә, Багбостанга бу чакта бары 4 яшь була.

Багбостан Фатыйма Адгамованың татар-мөселман кызлары мәктәбендә белем ала. М.Д.Комарова-Калмакованың кызлар гимназиясе каршындагы кул эшләре курсларына йөри. 1905 елда шагыйрь, «Хөсәения» мәдрәсәсе мөгаллиме Гобәйдулла Мөэминовка (псевд. Радуди) кияүгә чыга. Алар икәүләп өйләрендә кызлар укыта башлыйлар, күлмәк тегәргә, калфак чигәргә өйрәтәләр. Йөрергә теләүчеләр күбәеп киткәч, татар сәүдәгәре Мәхмүт Хөсәенов алар өчен 2 катлы бинаны арендага алып бирә.

«Багбостания» мәктәбе 10 ел эшләү дәверендә 1212 кыз балага белем биреп чыгара. 1912 елда башта ире, соңрак яшь ярымлык улы вафат була. 1914 елда Багбостан Төркиядә тәҗрибә уртаклашып кайта. 1918 елда мәктәп «Ильич исемендәге рус-татар урта мәктәбе» дип үзгәртелгәч тә, Б.Мөэминова 1924 елга кадәр мөдир вазифасын башкара. Аннары Уфага китә, төрле мәктәпләрдә укыта.

1938 елда аны кулга алалар, Себергә сөргенгә озаталар. Туган якларына 1953 елда гына әйләнеп кайта. 1963 елның 9 мартында Уфада вафат була.

2024 елда Оренбургта «Халкыбызның каһарман кызы Багбостан Мөэминова» (авторлары: Х.Абдульменева, М.Гарипов, М.Султангузин) китабы басылып чыкты.

group-telegram.com/InstitutTE/3690
Create:
Last Update:

BY Институт татарской энциклопедии

Share with your friend now:
group-telegram.com/InstitutTE/3690

View MORE
Open in Telegram

Telegram | DID YOU KNOW?

Date: |

The Russian invasion of Ukraine has been a driving force in markets for the past few weeks. Stocks closed in the red Friday as investors weighed upbeat remarks from Russian President Vladimir Putin about diplomatic discussions with Ukraine against a weaker-than-expected print on U.S. consumer sentiment. "There are several million Russians who can lift their head up from propaganda and try to look for other sources, and I'd say that most look for it on Telegram," he said. It is unclear who runs the account, although Russia's official Ministry of Foreign Affairs Twitter account promoted the Telegram channel on Saturday and claimed it was operated by "a group of experts & journalists." He adds: "Telegram has become my primary news source."
from us

Telegram Институт татарской энциклопедии
FROM American