Telegram Group Search
Даже Кар бабай да туйган бу яллардан...
Ялның 9 нчы көне.

Юнусов түзмәде - эшкә чыгып китте. Ярый әле Америкада бүген төнлә "Золотой глобус" тантанасы узды. Көн, мөгаен, күлмәк һәм фильмнар тикшереп узар.

Деми Мур уйнаган "Субстанция"фильмын эзләп карарга иде.

Сүз уңаеннан, Россия актеры Юра Борисов та номинант иде, җиңә алмады.
Укырга,... дан кала Ленин бабай нәрсә дигән әле?

"һәр кухарка ил белән идарә итә белергә тиеш" дигән. Ха, гаиләсенә көнгә өч тапкыр ашарга әзерләгән хатынның фантазиясе, логикасы, пөхтәлеге, алдан планлаштыруы шуның кадәр нык чарлана, ил белән идарә итү нипочемга да әйләнергә мөмкин. Чынлап сөйләшсәк, белем кирәк инде ул. Белемсез никак.

Бу кайткач әти белән Ленин турында сөйләшеп алдык (тарих ярата инде ул, Шаһгали почти кан дошманы).

Бүген Ульяновлар музеена бардык шул хуттан. Ульяновлар Казанда 1888-1889 нчы елларда яшәгән. Музейга иң күп килүчеләр, әлбәттә, кытайлар икән.
Р.S. Гвоздикалы бүлмәдә Владимир Ульянов яшәгенен чамалагансыздыр инде. Калганнарында әнисе һәм туганнары.
Шәһәрнең иң матур паркларының берсе - Лядской паркы. Анда "Боз әкиятләре" күргәзмәсенә килеп әкиятләр тыңлап йөрергә була. Әйтәм ич, атмосфералы...
"Субстанция". Картаерга, матурлыгын югалтырга курыккан, үзләренең тышкы кыяфәтләренә табынып яшәгән кешеләр фаҗигасе турында. Абсурд та кебек. Әмма тормышта мондый фаҗига дә бар кемнәрдер өчен.

Минем ише көзгегә чәч тараганда, теш чистартканда һәм өйдән чыгып киткәндә генә караган кешеләр көлә-көлә дә карар.
Деми Мурның иң яхшы уены. Мондый рольгә теләсә нинди актриса риза да булмас. "Золотой глобус"лы роль. Сүз уңаеннан, актрисага инде 60 яшь. Точно субстанция белән бәйледер😂

Ә син картаюдан куркасыңмы? Мин һәр яшьнең үз матурлыгы бар дип саныйм.
- Режимга кертер өчен балаларны иртәрәк яткырырга куша телевизор, - ди әни бүген сөйләшкәндә.

Ха, балаларны иртәрәк яткырыр өчен үзебезгә иртә ятарга кирәк. Вряд ли! Чистый тугарылып, төн кошларына әйләнеп беттек бит инде...
Гыйнвар уртасы. Урамда яңгыр. Һава торышы да исәрләнә🤦‍♀️

Минем личный метеоролог Юнусов: "Быел яз февральдә үк килер кебек, кошлар сайраша башлады",-ди. Ә кырлач салкыннары!? Ә мәктәпкә бармый өйдә яту рәхәте!?!?
Елның иң кыска эш атнасы белән!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сыерчык бураны что ли!?🙈
Forwarded from ЛандышLife
Яңа елның иң кыска эш атнасын башладык. Бүген ул Фатих Кәримнең туган көне белән билгеләнә. "Ф. Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Бишбүләк районы Ает авылында туган..." дип сөйли башлыйлар иде аның турында. Фатих Кәрим – мулла Вәли улы. Әнисе бәетче, чичәнлеккә маһир була. Абыйсы Ярлы Кәрим тәхәллүсе белән билгеле. Фатих 9 яшендә ятим кала, балалар йортында үсә. Иҗатка иртә килә. Мулла гаиләсеннән булуы аңа югары уку йортларына керергә комачаулый. Ш ул барыбер иҗат итә. 1931–1941 елларда Казанда яши. "Азат хатын", "Атака" журналларында эшли. 1937 елда чик сакчылары турындагы "Аникин" поэмасы өчен кулга алынып, 10 елга хөкем ителә. 1941 елда тоткыннарны баржага төяп, диңгездә батырып үтерергә чыгарып җибәрләр. Ике кеше ярга йөзеп чыга. Берсе Фатих Кәрим була. Шуннан ул фронтка китә. Штрафбатка билгеләнә. 1945 елның 19 февралендә 36 яшендә Кенигсберг шәһәрендә вафат була. Фронтта 120 шигырь, 5 поэма, 2 повесть һәм бер пьеса яза. - Менә шундый фаҗигале язмыш "Илең турында уйла!" дип язган шагыйрьдә.
Илшат һәм аның әти-әнисе Земфира апа белән Хәким абый ачык, көр күңеле - шундый җылы рәхәт кешеләр!
"Могҗиза" мөмкинлекләре чикләнгән балалар студиясендә танышкан идек. Сәхнәдә гаиләләре белән чыгыш ясауларына мөкиббән киткән идем. Авыру бала белән шулай күңелле итеп яши белергә күпме рух ныклыгы, көрлек кирәк бит!

Искиткеч ягымлы гаилә, әлбәттә, җырлап кына яши алмый, авыру балалы гаиләдә тормыш мәшәкатьләре дә, чыгымнар да җитәрлек.

Илшатның йөзеннән елмаю китмәсен өчен изге җомга көннәрендә бераз ярдәм итикче: +7 917 918‑72‑61 - Земфира апа номеры.

Аллаһ кабул итеп, савап булсын.
Бүген легенданың туган көне.
Минем өчен аның иң халыкчан, күңелләрне бөтереп алырлык өч җыры бар:

"Урсал тауда"- балачак, яшьлек хәтирәләре.

"Әнкәйнең догалары" -әниләр турында йөрәкнең төбенә барып кадалган җырларның берсе, бәлки бердәнбере.

"Миң яратам сине, Татарстан" - безнең республиканың рәсми булмаган гимны.

Ә сезнеке?
2025/01/10 11:21:45
Back to Top
HTML Embed Code: