Telegram Group Search
Халыкара сәясәттә борылыш атнасы: мөфти Гайнетдин - рухи дипломатия йөзе
Узган атна Россия тышкы сәясәтендә гарәп-мөселман юнәлешендәге берничә мөһим вакыйга белән истәлекле булды
12 февральдә Россия лидеры Владимир Путинның Сүрия гарәп республикасының күчеш чоры президенты Әхмәд Шәраа белән телефоннан беренче сөйләшүе узды, аның нәтиҗәсе сәүдә-икътисадый, мәгариф һәм башка өлкәләрдә гамәли хезмәттәшлек килешүе булды. Россия Президенты Сүрия дәүләтенең бердәмлеген, суверенлыгын һәм территориаль бөтенлеген, эчке сәяси вәзгыятьне нормальләштерүне хуплауда принципиаль позициядә булуын ассызыклады. Россия дәүләте башлыгының күптән түгел генә үз вазыйфасына керешкән Америка Кушма Штатлары президенты Дональд Трамп белән телефоннан озак вакытлы сөйләшүе һәм аларның тиздән шәхси очрашу булуачагын хәбәр итүе тагын да зуррак сенсация булды.
Өстәвенә, әлеге сөйләшүгә кадәр 10 көн алдан матбугатка чыккан хәбәрләрдә мондый очрашуның Әр-Рияд яки Әбү-Дабида булу ихтималлыгы күрсәтелде. Россия һәм Украина арасындагы авыр хәрби конфликт һәм глобаль дөнья төзелеше мәсьәләсе буенча Көнбатыш белән принципиаль конфронтация фонында күп кенә илләрнең - Ауропа һәм Азия илләренең тынычлык урнаштыруда тырышлыклары нәтиҗә бирмәде, ә Гарәбстан ярымутравы дәүләтләре беренче дәрәҗәле булмаса да, конкрет гуманитар бурычларны хәл итү өчен тупланды һәм бу эштә уңышка иреште. Сәгуд Гарәбстаны Россия һәм Кушма штатлар арасында тоткыннар алмашуда арадашчы булды, ә элегрәк Россия һәм Украина арасында хәрби әсирләр алмашуда шул ук рольдә чыгыш ясаган иде. Соңгы вакытта Берләшкән гарәп әмирлекләре дә хәрби әсирләрне алмашу өчен арадашчылык эшендә тәэсирле нәтиҗәләргә иреште. Катарның актив катнашында хәзерге хәрби конфликт барышында гаиләләреннән аерылган балалар Россиядә дә, Украинада да туганнары белән кушыла. Якын Көнчыгыш һәм Гарәбстан ярымутравының геосәясәттәге роленең артуы йөзендә, аның бер өлеше буларак, рәсми булмаган дипломатиянең әһәмияте дә арта. Сәясәттән тыш булган әһелләр Ислам дөньясы белән аралашу барышында бигрәк тә гуманитар аспектларга, мәдәни кыйммәтләрнең уртаклыгына басым ясый. Мөфти шәех Равил Гайнетдин нәкъ менә Россия мөселманнары рухи дипломатиясенең йөзе.
Ислам дөньясының халыкара әһәмияткә ия дәүләт башлыклары арасында мөфти Гайнетдин күрешеп, аралашмаган зат табылмас. Аны бар Ислам дөньясы элитасы Мәскәү Җәмигъ мәчете мөнбәре башлыгы буларак, димәк, Россия Президенты В. Путин тарафыннан Россиянең төп мәчетендә вәгазьләргә вәкаләт бирелгән вәкил буларак таный, хөрмәт итә һәм аңа ышана.
Болар барысы да 12 февральдә Әбү-Даби каласында Россия баш мөфтиенең БГӘ президенты Мөхәммәд ибне Зәйд Әл Нәһәйян белән очрашуы вакытында тагын бер тапкыр расланды. Президент Әл Нәһәйян мөфти Гайнетдинга Ислам файдасына дистә еллар дәвамындагы хезмәте өчен рәхмәтен белдерде, Россия Президенты Путинга, шулай ук Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кириллга Исламга хөрмәт, ихтирам һәм игелекле сүзләре өчен тирән хөрмәтен җиткерде. Ул Россия мөселманнарының рухи лидеры кулыннан безнең төп бүләгебез – «Әл-Фәхр» I дәрәҗә орденын һәм хәлиф Усман Коръәненең факсимиль күчермәсен кабул итеп алды, аны шунда ук төп милли музей экспозициясенә тапшырырга кушты.
Аннан соң икенче көнне үк тагын бер яхшы хәбәр килеп иреште: Россиянең мөселман төбәк башкалаларының берсе булган Казан 2026 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ОИС) мәдәни башкаласы булу дәрәҗәсенә иреште. Бу Татарстан Республикасы Рәисе һәм «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның зур җиңүе, бу рәсми һәм халык дипломатиясе ысулларын зирәклек белән кулланып, күп максатларга ирешергә мөмкин икәнлекне раслый.

Дамир Мөхетдинов,
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары
Халыкара мөселман форумының җаваплы сәркатибе
ДУМ РФ татарча
Халыкара сәясәттә борылыш атнасы: мөфти Гайнетдин - рухи дипломатия йөзе Узган атна Россия тышкы сәясәтендә гарәп-мөселман юнәлешендәге берничә мөһим вакыйга белән истәлекле булды 12 февральдә Россия лидеры Владимир Путинның Сүрия гарәп республикасының күчеш…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге делегациясенең Әбү-Даби каласында булган тагын бер очрашуы: Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университетында
@DUMRF_TAT
​​Коръәндәге хаталарны төзәтү мәсьәләсе
Муса Җаруллаһ Бигиев турындагы фәнни-биографик җыентыктан, автор – Айдар Хәйретдинов
1909 ел Муса әфәнденең язмышында аеруча мөһим вакыйгаларга бай булып чыга. Беренчедән, бу елның башында әле һаман да Казанда яшәгән Муса әфәнде «әл-Ислах» гәзитенең 18 гыйнварда чыккан «Иң лязем бер игълан» мәкаләсендә Коръән Кәримнең мәшһүр Казан басмаларында күпсанлы хәреф хаталары табуы турында игълан ясый.
Башта бу дәгъва Казан мөселманнарының ачуын чыгара, татар бистәләрендә гөрләп торган халык арасында төрле имеш-мимешләр йөри башлый, хәтта милли шагыйребез Габдулла әфәнде Тукай, Муса Бигиевне чеметтереп, сатирик шигырь дә язып өлгерә. Тавыш-гаугалар чыгырдан чыга башлап, халыкның тәмам фетнәләнүенә битараф калмаган Казан бае Мөхәммәтрәхим әфәнде Юнысов әлеге киеренке мәсьәләне мәйданга чыгарып хәл иттерү өчен Муса әфәндене һәм аңа каршы чыгучы танылган дин әһелләрен үзенең өендә дәгъват итеп, махсус гыйльми җыен үткәрергә тәкъдим итә. Чакырылганнар дәгъватны кабул итәләр.
...
Февральнең 7сендә үткәрелгән беренче мөзәкарә җыелышы башланганда гомуми саны 300дән артып киткән халыкның ярсып-кызып, Муса әфәнденең дәгъвасына карата гауга кубаруы ихтималын аңлаган могътәбәр дин әһелләре, бу чараның дилбегәсен җәһәт кенә үз кулларына алып, мәҗлес тәртипле-саллы сурәттә үткәрелсен өчен араларыннан рәис белән сәркатип билгелиләр.
...
Беренче җыелышның кызу мохиты һәм киеренкелеге Муса әфәндене «әл-Ислах» гәзитенең 18 февраль санында «Рәсме Коръән» исемле мәкалә бастырып чыгарырга этәрә. Шулай итеп, галим үзенең дәгъвасын һәм фикерләрен Юнысовлар йортының кысаларыннан иреккә чыгарып, киң күләм халык массаларына ирештерүен дәвам итә.
Февральнең 21ендә Юнысов йортында Муса әфәнде күтәргән мәсьәләгә багышланган икенче җыелыш үткәрелә. Яңадан кызу бәхәсләр куба, ахыр чиктә, Коръән язылышын, Госман Коръәненә туры китереп язуның дөреслеге һәм тиешлеге турында килешүгә ирешелә.

#Муса_Бигиев_150ел

@DUMRF_TAT
Берләшергә һәм бергә эшләргә
19-20 февральдә Бәһрәйндә Ислам динендәге халыкларның үзара аралашу сорауларына кагылышлы конференция эшли
Чарада Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов катнаша.
Мәртәбәле җыен Бәһрәйн короле Хәмәд ибне Гайсә Әл Хәлиф һәм Мөселман аксакаллары шурасы химаясендә уза. Чарага төрле илләрдән 400дән артык атаклы шәхес килгән.
Конференция эшендә Әл-Әзһәрнең бөек имамы шәех Әхмәд әл-Тайиб, Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибе Хөсәин Ибраһим Тахи һәм Казахстан парламенты сенаты рәисе Мәүлән Ашимбаев бар.
Конференция барышында катнашучылар мөселман өммәтенең бердәмлегенә, проблемнарның уртак чишелешенә, Ислам дине әһелләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең даимилегенә кагылышлы мәсьәләр буенча фикерләшә.
Профессор Дамир Мөхетдинов мөфти Гайнетдин исеменнән Бәһрәйн Корольлегенең Югары Ислам шурасы рәисе Абдурахман ибне Мөхәммәд ибне Рәшид Әл Хәлифкә сәлам һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде
 
@DUMRF_TAT
Профессор Дамир Мөхетдинов Россия-Америка сөйләшүләрен шәрехләде
Мәгълүм ки, агымдагы елның 18 февралендә Сәгуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Рияд каласында соңгы 3 елда беренче тапкыр Россия һәм АКШ арасында сөйләшүләр узды
Әлһәмдүлилләһ, Изге Рамазан аена санаулы көннәр калганда Исламдагы ике изге урын - Мәккә белән Мәдинә илендә, Сәгуд Гарәбстанында озак вакытлы тәнәфестән соң беренче тапкыр Россия-Америка сөйләшүләре узды, алар дөньяның ике державасы — Россия һәм АКШ башлыкларының конструктив ихтыяры нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Глобаль каршылыкларны йомшарту, ныклы тынычлыкка ирешү һәм кешелек иминлеген тәэмин итү юлында беренче адымнар 3 дәүләт - Россия, Америка һәм Сәгудия байраклары фонында ясалды. Соңгысы мөселман шәһадәтнамәсе язылган яшел төстәге байрак. Без - мөселманнар өчен бу аерым бер яхшы билге. Без тынычлык, исәнлек, гаделлек һәм гакыллы дөнья төзелеше өчен догада, милли лидерыбыз Владимир Путинга уңышлар телибез!

Аллаһның рәхмәте белән моннан ике дистәгә якын ел элек безнең рухи лидерыбыз мөфти Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендә ике изге урынны саклаучы Король Сәлмән ибне Абдул-Азиз Әл-Сәгуд (ул вакытта варислы шаһзадә) кабул иткән иде, ул вакытта делегациядә хәзерге корольнең улы Мөхәммәд ибне Сәлмән (хәзерге вакытта варислы шаһзадә) дә бар иде. Шул очрашу нәтиҗәсендә сәгудлеләрдә безнең дәүләткә хөрмәтле караш уянды, Россиянең диннәр арасындагы тынычлык яклы ил икәнлегенә, дәүләтебезнең Ислам диненә ихтирамлы мөнәсәбәтле һәм дини кыйммәтләрне хөрмәт итүче ил булуына инандылар! Ышанам ки, ул очрашу Россияне хөрмәт итүдә һәм Әр-Риядның бүген үзара глобаль аңлашуга ирешергә әзер булуында мөһим роль уйнады.

Дамир Мөхетдинов, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары

@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Профессор Дамир Мөхетдинов Россия-Америка сөйләшүләрен шәрехләде Мәгълүм ки, агымдагы елның 18 февралендә Сәгуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Рияд каласында соңгы 3 елда беренче тапкыр Россия һәм АКШ арасында сөйләшүләр узды Әлһәмдүлилләһ, Изге Рамазан аена санаулы…
Дамир Мөхетдиновның алдагы язмасында телгә алынган очрашу фотосурәтләре килеп иреште:
2006 ел
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин белән Сәгуд Гарәпстаны короле (ул чагында - шаһзадә) Сәлмән ибне Абдул-Азиз Әл Сәгуд очрашкан көн.

@DUMRF_TAT
​​Коръән нәсыйхәте
Халыклар төрлелеге турында:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ

И кешеләр! Без сезне ир һәм хатыннан бар кылдык. Бер-берегезне белеп-таныр өчен халыклар һәм кабиләләр иттек. Аллаһ каршында иң хөрмәтлегез – иң тәкъва булучыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ - Белүче, Хәбәрдар («Әл-Хүҗүрат» (бүлмәләр) сүрәсе, 13 а.).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
Бүген җомга көнне Екатеринбург шәһәрендә
Ватанны саклаучылар истәлегенә рухи-мәгърифәтчел мөселман үзәге ачылды.
Ул мәшһүр галимебез Ризаетдин Фәхретдин исемен йөртә. Екатеринбургның Дружинин урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Үзәк әлеге төбәк мөселманнары өчен мөһим мәдәни һәм дини объект.

@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Бүген җомга көнне Екатеринбург шәһәрендә Ватанны саклаучылар истәлегенә рухи-мәгърифәтчел мөселман үзәге ачылды. Ул мәшһүр галимебез Ризаетдин Фәхретдин исемен йөртә. Екатеринбургның Дружинин урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан. Үзәк әлеге төбәк мөселманнары…
Екатеринбург шәһәрендә ачылган мөселман үзәге бер меңгә якын кешене сыйдырышлы.
Биредә гыйбадәт кылу мөмкинлегеннән тыш уку сыйныфлары, конференц-зал, күргәзмә мәйданчыгы, спорт уеннары почмагы, мәҗлесханә һәм кабул итү бүлмәсе бар.
Үзәктә "Ватанны саклаучылар истәлегенә" дини мөселман оешмасы эшчәнлек алып барачак, имам-хатыйб итеп Илгиз Аббязов билгеләнгән.

@DUMRF_TAT
2025/02/22 04:13:05
Back to Top
HTML Embed Code: