Telegram Group Search
Җиде еллык тел кризисы тынмый: милли телләрне өйрәнү кими, хәзер хакимият "туган тел" дәресенең кирәклегенә шик уята башлады.

Бу хакта аерым язма әзерләдек, кайбер фикерләрне ☝️ рәсемнәрдә укый аласыз.

#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Яңа мең сумлыкта сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирүләрдә Уфадагы Юлаев һәйкәле икенче урында бара, Казан беренче өчлеккә керми

Русия Үзәк банкы Идел буе бүлгесенә багышланган яңа мең сумлык акчада сурәтләнәчәк символ өчен тавыш бирүләр оештырган иде. Тавыш бирүләрдә беренче урында юлчылар ташучы "Метеор" теплоходы бара.

Икенче урында Уфада Салават Юлаевка куелган һәйкәл тора, өченчедә - Идел елгасы аша салынган Сарытау машина күпере.

▪️ Былтыр Үзәк банкы тәкъдим иткән мең сумлык акчаның бер ягында Казандагы Сөембикә манарасы, Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде. Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.

▪️ Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
❗️Казан активисты Гүзәл Касыймованы, Черкесскида кулга алганнан соң, утыру урыныннан чыгармаганнар.

Казанда чүп яндыру заводы төзелүгә каршы чыгучы активист Гүзәл Касыймованы экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре 22 ноябрьдә Черкесскида тоткарлаган. Аны куәт оешмалары вәкилләренә каршылык күрсәтүдә гаеплиләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Русиядә 2010 елдан бирле социаль челтәрләрдәге постлар, видео һәм фикерләр өчен 36 меңнән артык беркетмә төзегәннәр.

1400дән артык җинаять эше ачылган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Киләсе елда Татарстанда саклану һәм иминлек чыгымнары хакына бюджет дефицитын арттырырга җыеналар.

Узган атнада Татарстан депутатлары республика бюджетын 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул итте.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, дуслар! Иртәнге сезгә дөньяда ниләр булганын кыскача хәбәр итәбез:

🔹Русиядә доллар курсы 200 сумга кадәр җитә ала. Мондый фаразны Русиядәге икътисад белгече Алексей Кричевский әйткән. Икътисади чикләүләр бу рәвешле кала икән, сум аска тәгәриячәк, дигән ул.

🔹 АКШның Ак йортында Русиягә карата яңа чикләүләр булачак дип белдерелде. Алар Джо Байден вазифасыннан киткәнче кабул ителергә тиеш. Моннан тыш Украинага 725 млн доллар күләмендә хәрби ярдәм бүленәчәк.

🔹 Кытай банклары Русиянең кредит оешмалары белән эшләүдән баш тарткан. Сүз АКШның чикләүләренә эләгүче оешмалар турында бара. Кытайның мондый адымына Русия банкларының вәкилләре үпкәләвен белдергән. Чикләүләргә эләгүчеләр исемлеге киңәйде, анда, мәсәлән, Газпромбанк та бар.

🔹 Мәскәү мәхкәмәсе Италия ватандашына ак күгәрчен рәсеме ясалган, салават күпере төсендәге әләм такканы өчен штраф салган. Ул итальян телендә "тынычлык" дип тә язган. Италия кешесен Русия гаскәрләрен дискредитацияләүдә гаепләнгәннәр, үзе ул гаебен танымаган.

🔹 Грузиянең башкаласы Тбилисида кешеләр белән полиция арасындагы каршылыклар дәвам итә. Кешеләр Грузия җитәкчелегенең Европа берлегенә күрү эшен туктатуны кабул итми. Полиция газ кулланган. Кешеләр урамнарда баррикадлар төзи башлаган.

🔹 COVID-19ның лабораториядә уйлап табылуы ихтимал. Мондый нәтиҗәгә АКШның Конгрессы каршында төзелгән махсус комитет килгән. Моның берничә дәлиле бар диелә. Комиссия вәкилләре коронавирусның Кытайның Ухань шәһәрендә барлыкка килүен, ә анда SARS вирусларны өйрәнү лабораториясе барлыгын исәпкә алырга чакыра.

🔹 Музыкант Элтон Джон сукрайган.

🔹 Башкортстандага Чишмә районында мәктәп балаларын йөртүче автобус һәлакәткә эләккән, аңа башка машина килеп бәрелгән. Автобуслар балалар булмаган.

🔹 Татарстанда быел җылы кыш көтелә. Моны синоптиклар әйтә.

Менә шундыйрак сишәмбе иртәсендәге хәбәрләр. Көнегез уңышлы булсын!

@azatliqradiosi
Сугышта үлүчеләр саны арта

3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3669 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 111 исем, Татарстан исемлегенә 98 исем өстәлде.

Ноябрь аенда исемлеккә 750дән артык һәлак булган хәрби өстәлде. Бер айда исемлек якынча 12%ка артты.

Бу хакта тулырак яздык. 👉 Монда бас.

#татарстан #башкорстан #сугыш
Би-би-си 2024 елның җәмгыятькә тәэсире булган һәм илһамландыручы хатын-кызларның исемлеген булдырган.

100 хатын арасында Уфадан активист, сәясәтче Лилия Чанышева да бар. Моннан тыш исемлеккә Русиядәге хокук яклаучы Светлана Анохина белән актриса Шерон Стоун да кертелгән.

Чанышева узган елны Азатлыкның Ел шәхесе өчен тавыш бирүдә җиңүне яулаган иде.

Лилия Чанышева 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Ул Пермь өлкәсенең Березняки бистәсендә урнашкан 28нче колониягә этап белән җибәрелде.

1 августта Русия белән Көнбатыш илләре арасында тоткыннар белән алмашу узды. Бу көнне барлыгы 16 кеше азат ителде. Алар арасында Чанышева да бар иде.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга Русия-Украина сугышыннан мәетләр көн саен диярлек кайта. 30 ноябрьдә Кайбыч районында 23 яшьлек Булат Вәлиуллинны күмделәр. Ул Русия гаскәре белән контракт төзеп сугышка июньдә киткән булган. Берничә атнадан соң һәлак та булган. Үзен 30 ноябрьдә генә җирләделәр...

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Шуннан бирле бу сугышта Татарстаннан кимендә 3386 ир һәлак булган. Республика шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында икенче урында тора. Беренче урында — күрше Башкортстан.

Ике республикадан шушы сугышта һәлак булган ир-атлар саны 7 меңнән артып китте.

Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Алексеевск-Әлмәт арасын машинада узар өчен 3335 сум кирәк булачак.

Сүз яңа түләүле трасса турында бара. Татарстанның Министрлар Кабинеты бу юлдан файдалану бәясен билгеләде. Ул 3335 сум торачак.

Моннан тыш Казандагы Вознесение тракты белән файдаланганнан өчен дә яңа бәя куелды.

2025 елда, машинага карап, йөртүчеләр 176 сумнан башлап 567 сумга кадәр түләргә тиеш булачак.

Ничек сезгә бу бәяләр? Кыйммәтме, түзәрлекме дигәндәй... Кулланганыгыз бармы?
Казан дәүләт мәдәният институты Украинага каршы сугышучыларга ярдәм йөзеннән концерт үткәрәчәк

Быел бу уку йорты 55 еллык юбилеен каршы ала. Юбилейны әнә шундый хәйрия концерты белән билгеләмәкчеләр. Концерт билетларыннан кергән бөтен акчаларны Русия гаскәренә ярдәмгә тапшырачаклар. Бу хакта институтның матбугат хезмәте җиткерә. Билет бәяләре 800-2000 сум.

Кем чыгыш ясаячак? Венера Ганиева белән Салават Фәтхетдинов. Аларның исемнәре афишада бар.

Кем тырышлыгы белән уза бу концерт? Тулырак 👉 монда яздык.

Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.

Ә Татарстанга Русия башлаган сугыштан мәетләр кайта да кайта. 3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Бу хакта 👉 монда кереп укырга киңәш итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Татарстанда ел башыннан бирле Украинадагы сугышта булып кайткан 403 кешене инвалид дип таныганнар

Украинадагы сугышта катнашучыларга инвалидлык бирү тизрәк уза, дип белдергән "Татарстан медицина-социаль баш бюросы" вәкиле Ольга Пузанова. Аның әйтүенчә, документлар сәламәтлек саклау министрлыгыннан килсә, җиде көн эчендә карар чыгарга тиеш.

Татарстанда 2024 елда барлыгы 44 316 кешегә инвалидлык биргәннәр. Шуларның 4812се — 18 яше тулмаган балалар. I төркем инвалидлык алучылар — 18 процент, II — 34 процент, III — 48 процент диелә.

Бүген, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
Azatlıq Radiosı
Сугышта үлүчеләр саны арта 3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3669 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 111 исем, Татарстан исемлегенә 98 исем өстәлде. Ноябрь аенда…
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан үлүчеләр саны 7 меңнән артты дип яздык.

Харитада - Башкортстан саннары. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

🔹Уфа – кимендә 386 кеше.

🔹Белорет районы – кимендә 155 кеше.

🔹Стәрлетамак – кимендә 154 кеше.

🔹Учалы районы – кимендә 125 кеше.

🔹Баймак районы – кимендә 94 кеше.

🔹Әбҗәлил районы – кимендә 90 кеше.

Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булучылар арасында кимендә 307се — мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 601 кеше — Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр.

Ачык чыганакларда еш кына кешеләрнең сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат әйтелми, яшерелә, шуңа бу саннар чынлыкта күпкә зуррак булуын фаразлап була.

Бу хакта тулырак укыр өчен 👉 монда бас.
Көньяк Корея президенты илдә сугыш хәле игълан итте

“Ирекле Корея Республикасын төньяк корея коммунистик көчләреннән яклау, безнең халыкның азатлыгын һәм бәхетен урлаучы төньяк корея тарафлы дәүләткә каршы көчләрнең тамырын корыту, ирекле конституция тәртибен яклау өчен сугыш хәле игълан итәм”, дигән президент Юн Сок Ель турыдан-туры эфирдә чыгыш ясап

Моңа кадәр парламентта күпчелекне тәшкил итүче оппозиция кайбер прокурорларга импичмент белдерү таләбе белән чыккан һәм бюджет тәкъдимнәрен кире каккан иде.

Оппозицион Демократик фирка лидеры Ли Дже Мён сугыш хәле игълан итүне Конституциягә каршы килә диде. "Халык көче" фиркасе лидеры (бу фиркагә президент үзе дә керә) Хан Дон Хун "дөрес әйбер түгел" диде һәм карарны томаларга вәгъдә итте.

Сеул урамнарында танклар күренә. Илдә нинди дә булса сәяси эшчәнлек тыелды. Матбугат чаралары тулысынча дәүләт контролендә була. Парламентка керү һәм чыгу урыннары томаланган дип хәбәр итә Yonhap агентлыгы.
Татарстанда мәктәп укучылары экстремизмга тикшерергә тәкъдим итәләр

Мондый тәкъди белән Татарстан депутатлары чыккан. Алар фикеренчә, үсмерләрнең "хәрби комиссариатларга һәм тимер юл инфраструктурасына ут төртү очраклары" ешайган. Шулай ук алар балаларның кыйммәтләр системы формалашмаган, психикасы тотрыклы түгел, шуңа күрә алар җимергеч йогынтыга бирешергә мөмкин, дип саный.

Күпчелек ата-аналар балаларын наркотикларга тикшерүдән баш тартканга, депутатлар экстремизга тикшерүне мәҗбүри итәргә кирәк дип саный.

Июнь аена булган мәгълүматларга күрә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең 101 үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алаар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Azatlıq Radiosı
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан үлүчеләр саны 7 меңнән артты дип яздык. Харитада - Башкортстан саннары. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан: 🔹Уфа – кимендә 386 кеше. 🔹Белорет районы – кимендә 155 кеше. 🔹Стәрлетамак…
Фотода Әлшәй районының Гайниямак авылыннан Артём Хәйретдинов. Азатлык Радиосы мәгълүматларына күрә, ул Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган иң яшь кеше.

Артем 2006 елның 16 мартында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа авиация техникумына укырга кергән, соңрак хәрби хезмәткә чакырылган.

2024 елның маенда Артёмның хәрби контракт төзегәне мәгълүм. Берничә айдан соң — 25 октябрь көнне — ул баскынчы сугышта һәлак була.

Хакимиятнең һәм хәрби җитәкчелекнең срочникларны хәрби контракт төзергә үгетләве турында без инде язган идек. Мәҗбүри вакытлы хезмәт үтәргә дип китеп, соңыннан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән яшьләр мисаллары күп.

Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр элеккечә — 35-44 яшь төркемендә:

35-44 яшь: кимендә 717 кеше,
25-34 яшь: кимендә 581 кеше,
45+ яшь: кимендә 514 кеше,
18-24 яшь: кимендә 240 кеше.

Тулырак бу хакта 👉 бүгенге мәкаләдә укый аласыз.
Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Туры элемтә" вакытында сорауларга җавап бирде.

Анда күтәрелгән кайбер мәсьәләләр:

Ни өчен һаман республика хөкүмәтендә министрлар "вакытлыча" тамгасы белән йөри?

Хәбиров аңлатканча, бу мәсьәлә Мәскәүдә килештерү процессы белән бәйле. Ул якын арада һәрбер министр федераль министрлыкта расланырга тиеш диде.

Башкортстан премьер-министры булып Андрей Назаров калачак дип тә өстәде.

Салават Юлаев һәйкәле төзекләндерүгә алгач кире кайтарылачакмы?

Төзекләндерү эшләре 1,5 елга сузылачак, ул кире кайтарылачак. Төзәтми мөмкин түгел, һәйкәл нык таушалган, диде Хәбиров.

Вазифасыннан китү сүзләре чынмы?

Хәбиров үзенең вазифадан алыначагы турындагы "имеш-мимеш"ләргә ышанмаска чакырды. Аныңча, мондый хәбәрләр кайбер затлар тарафыннан "хәлне тотрыксызландыру" өчен уйлап чыгарыла. Ул үзенең оппонентларының республика эчендә булуын әйтте. Шул ук вакытта читтә дә дошманнар бар диде.

Канунсыз алтын чыгаручылар белән эш ничек бара?

Махсус комиссия эшли, берничә ширкәтнең лицензиясе алынган. Бу эшне республика башлыгы идарәсе җитәкчесе Азат Бадранов контрольдә тота.

Радий Хәбиров "Туры элемтәне" ел саен оештыра.

👆Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мондый "Туры элемтә" уздырмый. Миңнехановның Яңа ел алдыннан матбугат вәкилләре белән очрашуы бүләкләр бирешү, чәй эчүгә кайтып кала.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
2024/12/04 00:20:56
Back to Top
HTML Embed Code: