group-telegram.com/rinatsafarov/41
Last Update:
ИКЕНДЕ КҮЛӘГӘСЕ
Тәүлекнең төрле вакытларын төрлечә билгелиләр. Дөньяның бар халыклары да көн белән төнне, иртә белән кичне аерадыр, мөгаен. Әмма кайбер халыклар мондый бүленеш белән генә чикләнми.
⏳ Әйтик, ислам динен тотучыларның көнләлек гыйбадәтләре булган намазны үз вакытында уку фарыз кылынганга, бу вакытларны билгеләүгә бик җитди якын киленгән. Мөселманнар иртән, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү вакытларында намаз укыйлар, намазлар да шул вакытлар исеме белән йөртелә (ахшам намазы, мәсәлән). Бу вакытларның барысы да кояш йөреше белән бәйле.
🔆 Иртә дип мөселманнар таң яктысы беленүдән алып кояшның офыктан калка башлавына кадәрге вакытны атый. Өйлә ул – кояшның зениттан (яки зәвәлдән) баюга табан авыша башлавыннан алып әйберләрнең күләгәләре шул әйберләрнең үзләреннән ике тапкыр озынайганчы дәвам иткән вакыт. Икенде – күләгәләр икеләтә артканнан алып кояш тәмам офыктан югалганчы араны колачлый. Ахшам – кояш баеп бетүдән башлап тәмам караңгы төшкәнче араны белдерә. Һәм караңгы төшеп бетүдән алып таң беленә башлаганчы вакыт аралыгын ястү яки ясигъ диләр.
♦️ Инде икенде күләгәсенә килик. Икенде вакытында күләгәләр бик озын һәм хәтта шөкәтсезрәк тә булганлыктан, үтә озын буйлы, озын куллы, озын аяклы кешене дә мыскыллабрак икенде күләгәсе дип атыйлар.
Нишләптер, безнең халык гәүдә төзелеше үзенчәлекле кешеләргә төрле исемнәр тагарга һәвәс. Берәү икенде күләгәсе, берәү уклау йөткан, берәү көянтә йоткан икән. Мәгәр кешедән көлү шаярту өчен генә булып калсын иде. Ни дисәң дә, мыскыл итү – бер дә матур күренеш түгел.
BY Сүзлекче язмалары 📚
Warning: Undefined variable $i in /var/www/group-telegram/post.php on line 260
Share with your friend now:
group-telegram.com/rinatsafarov/41