Telegram Group Search
Германиянең Бад Науһейм шәһәр паркында 42нче халыкара фестивальдә инде өченче ел рәттән татарлар да катнаша.

Бу чарадан тулы репортажны 👉 безнең сәхифәдә укыгыз.

#татардөньясы
7🔥1
Вашингтон Украинадагы низагны тыныч юл белән хәл итүдә алга китеш күренмәвенә канәгатьсез

Бу хакта АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио Куала-Лумпурда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән 50 минутлык очрашудан соң белдерде. Reuters хәбәр иткәнчә, АКШ Киев-Мәскәү арасында сугышны туктату өчен "юл харитасын" күрергә тели.

АКШ вәкилләре сөйләшү барышында Украинага кагылышлы моңа кадәр яңгырамаган тәкъдимнәр дә ишетте, дип сөйләде Рубио.

Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзләренә караганда исә, очрашуда тарафлар "сәгатьләрнең тәңгәллеген тикшергән", "тыныч юл белән килешүгә омтылышларын раслаган" һәм туры очышларны яңадан ачып җибәрү мөмкинлеген сөйләшкән.

#сугыш
2🌚1
Казанда татар һәм чуаш телләрен өйрәнү кулланмалары тәкъдим ителде

Яңа дәреслекләрне тел галимнәре Алексей Арзамазов белән Максим Кузнецов әзерләгән. Авторлар бу телләрне үзләре өйрәнгән диелде.

Кулланмаларны Татарстан китап нәшрияты чыгарды, бастыру чыгымнарын Татарстан президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе каплады.

Арзамазов үзөйрәткечтә авторлар "грамматик" терминологиядән баш тарттылар дип сөйләде. "Кемгәдер бу сүзләр кыен булырга мөмкин. Без китапның ничә яшьтән алып кайсы яшькә кадәр булганын сорасалар, "барлык яшьләр өчен универсаль" дип әйтә алабыз, чөнки без катлаулы төшенчәләрдән колак кактык", дип аңлатты тел галиме.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#татартеле
👍124🔥2😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 июль, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹АКШ президенты Доналд Трамп 14 июльлдә Русиягә кагылышлы җитди белдерүе белән чыгачагын хәбәр итте.

🔹Биткоин 118 мең доллардан артып китте. Соңгы иң югары бәя 116 мең доллар иде.

🔹Сербия атом-төш энергиясен тыныч тормышта куллану дәүләт програмын әзерли башлаган.

🔹Русиянең 12 төбәге күгендә бүген 155 дрон бәреп төшерелгән. Липецки һәм Тула өлкәләрендә берәр кеше һәлак булган.

🔹Русия "шахедлары" бүген Николаев, Сумы, Харьков һәм Харьков өлкәсендәге Чугуев шәһәрләренә һөҗүм иткән.
1🔥1
"Соллерс" сату күләме кими башлагач, машиналар җитештерүне киметә

"Соллерс" ширкәте җитәкчелеге 2025 елга җитештерү күләмен киметү турында карар кабул иткән. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтенә сылтанып, "Бизнес онлайн" яза. Ширкәт хәбәр итүенчә, әлеге карар җиңел йөк машиналары (LCV) базары ел ахырына кадәр 25 процентка кимергә мөмкин дигән фаразларга нигезләнеп кабул ителгән.

Шул ук вакытта, эш графигында үзгәрешләр көтелми.

Элегрәк КАМАЗ баш мөдире Сергей Когогин дүрт һәм өч көнлек эш тәртибенә күчү турында фәрман чыгарган иде. Эш атнасын кыскарту базар хәләтенә бәйле булачак. КАМАЗда аңлатуларынча, мондый карар һәр ай алдыннан, турыдан-туры шул чордагы вазгыятькә карап кабул ителәчәк.

8 июльдә "Соллерс" Алабугада тулы цикллы җитештерү технологиясе нигезендә Sollers SP7 минивэнын чыгара башлады. Әлеге автомобиль Кытайда җитештерелә торган JAC Refine RF8 моделе нигезендә эшләнгән. Моннан тыш, ширкәт УАЗ машиналары, Sollers җиңел йөк машиналары, пикаплар һәм йөк машиналары чыгара.
Җәсәд юк. Гаделлек юк. Нокта куелмаган. Сребреница геноцидына 30 ел

Һәр ел саен Нермин Чатич  Швециядән  Босниягә кайта  һәм хәзер буш торган  гаилә йортын  ачып куя.

Ул инде  өч дистә ел  буе  бертуганының  җәсәде табылуын көтә.  Әнисе дә улының калдыкларын  эзләп гомерен үткәрде, тик җавап таба алмыйча дөньядан китте.

— "Өмет күпме түзәр икән?  Мин бу дөньядан киткәнче үк өметемне югалтырмын дип куркам",  —  дип сөйләгән ул RFE/RLның  Балкан редакциясенә.


Җәсәд юк. Гаделлек юк. Нокта куелмаган. Бу хәсрәтне  Чатич  һәм  Босниядәге меңләгән гаилә  һаман да кичерә: 1995  елның июлендә  Босния  серб  гаскәрләре  Сребреница  шәһәрендә  8  меңнән артык  боснияле мөселман ир‑егетне һәм малайны  үтерде  —  Икенче дөнья сугышыннан соң  Европада  рәсми  геноцид  дип танылган  бердәнбер  вакыйга.

11 июль - Босния сугышының иң канлы вакыйагасы - Сербреницада кешеләрне күпләп үтерүгә 30 ел.

Әлегә кадәр бөтен корбаннар да танылып бетмәгән. Җомга Поточари мемориаль зиратында әлеге үтерешнең корбаны булган тагын тугыз мөселман танылды һәм җирләнде. Меңләгән кеше бүген мемориалга килде.

👉Өч дистә ел элек әлеге канлы вакыйганы искә алабыз.
😢10
Апелляция мәхкәмәсе «Баймак эше»ндә гаепләнүче алты кешегә карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

2025 елның 10 июлендә Оренбур өлкә мәхкәмәсе «Баймак эше»ндә гаепләнүчеләр — Әхәт Гыйбадуллин, Динар Акбалин, Даян Вәлиев, Дим Дәүләткилдин, Галим Заманов һәм Илнур Хаҗиевка карата чыгарылган хөкем карарын раслады.

Моңарчы, 5 майда Оренбурның Үзәк район мәхкәмәсе аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу, хакимият вәкиленә карата тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган көч куллануда гаепле дип тапкан иде. Гыйбадуллин, Заманов һәм Хаҗиев — һәркайсын биш елга, Акбалин, Вәлиев һәм Дәүләткилдин — биш ярым елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыкты.

Дим Дәүләткилдин тоткарлангач, куәт оешмалары вәкилләренең аны кыйнаулары турында белдергән иде.
😢3🔥2🤬1
Юстиция министрлыгы Йель университетын Русиядә «теленмәгән» оешмалар исемлегенә кертте

Шулай ук бу исемлеккә Норвегиянең Хельсинки комитеты, Европа Тотрыклылык Инициативалары Үзәге һәм «Армія SOS» хәйрия фонды да өстәлгән.

Элегрәк Йель университетын Русия Генераль прокуратурасы «теленмәгән оешма» дип таныган иде.

▪️Йель университеты — АКШның Коннектикут штатындагы Нью-Һейвен шәһәрендә урнашкан абруйлы югары уку йорты. Ул 1701 елда нигез салынган һәм АКШтагы иң борынгы университетларның берсе булып санала.

Йель университеты — Үрмәле гөл лигасына (The Ivy League) керүче, дөнья күләмендә танылган фәнни-тикшеренү үзәге. Ул һуманитар фәннәр, хокук, медицина, сәясәт фәннәре һәм башка өлкәләрдә алдынгы белгечләр әзерли. Университет күпсанлы Нобель лауреатлары, АКШ президентлары, халыкара сәясәт һәм мәдәният әһелләре укыган урын булып та билгеле.

Йель китапханәләре, галимнәре һәм академик программалары белән дә дан тота.
🤡41🔥1😢1
Журналистлар Украинада һәлак булган 118 меңнән артык Русия хәрбие исемен раслаган. Алар арасында — 28 илдән 523 чит ил кешесе

Бу саннарны BBC-ның Урыс хезмәте китерә. Алар бу мәгълүматны «Медиазона», волонтёрлар командасы белән берлектә туплый һәм тикшерә.

Һәлак булган чит ил кешеләре арасында иң күбе — Таҗикстаннан (72 кеше), аннары Непал (70) һәм Үзбәкстан (66) килә. Журналистлар мәгълүматына караганда, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан үлүчеләрнең яртысыннан артыгы фронтка Русия колонияләреннән җибәрелгән.

Үлүчеләр саны ягыннан дүртенче урында — Грузия (63 кеше). Аларның күпчелеге — танылмаган Көньяк Осетия һәм Абхазия җирләрендә яшәүчеләр. Бишенче урында — Украина (54 кеше). Бу санга сугыш башланганчы Украина контролендә булган җирләрдә теркәлгән кешеләр генә кертелгән. Аларның да күбесе дә фронтка колонияләрдән вербовка аша җибәрелгән.

Моннан тыш, Русия ягыннан сугышта Эфиопия, Замбия, Үзәк Африка Республикасы, Танзания, Того һәм АКШ гражданнары да катнашкан, дип хәбәр ителә.

Кырым, Донецки, Лугански, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән Русия ягыннан сугышучылар аерым исәпләнә, һәм аларның югалтулары бу исемлеккә кертелмәгән, дип искәртә BBC-ның Рус редакциясе.

Азатлык Радиосы да Украинада үлүчеләрнең үз исемлеген алып бара. Бүгенгә Башкортстаннан анда 6288, Татарстанан – 5514 исем бар. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат кына, чынлыкта үлемнәр саны зуррак.
🎉4👍2🔥2😢1🌭1
Путин урыс теленә өстенлек бирүче дәүләт тел сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады

Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота.

Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный". Шул ук вакытта Русиядәге барлык халыкларның телләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә, ә ил ватандашларына туган телләрендә сөйләшү хокукы гарантияләнә.

Фәрман нигезендә, Русиядәге халыкларның әлифбаларын кирилл язуына нигезләнеп эшләү, шулай ук республикаларның дәүләт телләрен укытучы мәктәп дәреслекләренең уртак сериясен булдыру планлаштырыла.

Дәүләт тел сәясәтен гамәлгә ашыру урыс телен саклап калу һәм үстерүгә, Русия кешеләренең урыс телен белү дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәми итәчәк. Моннан тыш, бу дөнья күләмендә урыс теленең урынын ныгытырга һәм Русиянең һуманитар киңлектәге әһәмиятен арттырырга тиеш.

Фәрманда урыс телененең шул ук вакытта туган тел буларак кулланылуы да әйтелә, ләкин башка туган телләрнең дә булуы кире кагылмый.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤮21🤬13💩4🙈2🍌1
Татарстан мәктәпләрдә республикалар телләрен "туган тел" дип калдыру өчен көрәшергә җыена

Татарстан Дәүләт шурасы әлеге теманы сессиядә карарга җыена дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".

Шулай ук ТАТМЕДИА дәүләт ширкәтенә караган матбугат чаралары һәм Telegram-каналлары бу темага багышланган материаллар бастырып чыгарды.

"Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип атала.

Әлеге үзгәрешләрнең төп идеологы — элек Татарстаннан Дума депутаты булган, хәзер Русия президенты ярдәмчесе вазифасын башкаручы Елена Ямпольская. "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде ул. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.
🔥17👍3😱21
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)

➡️ Безнең тавышны БМОда да, базарда да ишетергә тиешләр

Берлинда асаба халыклар һәм халыкара хокук, асаба халыкларның каршылык хәрәкәте хакында сөйләштеләр.

➡️ Сугышта яшьләр күпләп үлә. Башкорстаннан 5 егет тарихы

Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлгән кимендә 450 хәрби – 24 яшькә кадәр. Азатлык Радиосы сугышның иң зур бәясен түләгән татар-башкорт авылларыннан 5 яшь хәрби тарихын сөйли.

➡️
Җәсәд юк. Гаделлек юк. Нокта куелмаган. Сребреница геноцидына 30 ел

11 июль – Босния сугышының иң канлы вакыйгасы – Сербреницада кешеләрне күпләп үтерүгә 30 ел. Җомга Поточари мемориаль зиратында әлеге үтерешнең корбаны булган тагын җиде мөселман танылды һәм җирләнде.

Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!

@azatliqradiosi
🔥4👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышта яшьләр күпләп үлә. Башкорстаннан 5 егет тарихы Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан кимендә 450 үлгән хәрби – 24 яшькә кадәр. Социаль челтәрләрдә мондый үлемнәр иң зур игътибар уята, халык "әле тормыш күрмәгән, татымаган" яшьләрнең китүенә шакката.…
Сугышта 18 яшьлек егетләрнең үлүе – сирәк күренеш түгел. Май башында Башкортстанның Первомайски авылында Искәндәр Янсуфин белән хушлаштылар.

Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач, аңа 15 яшь кенә була. Ул "минем 18 яшемә СВО (сугыш) бетмәсә, үз Ватанымны якларга китәчәкмен" дигән. Русия пропагандасы Украинага каршы барган сугышны нәкъ "Ватанны саклау" буларак тасвирлый, чынбарлыкта исә ул күрше дәүләткә каршы Русия тарафыннан башланган.

Искәндәргә 18 яшь тулуга бер атна узгач, ул контракт төзи. Сугышка ул гитара белән, күтәренке кәефтә китә, дип искә ала якыннары.

18 яшьлек егет 22 мартта сугышта юк була. Аны туган авылына кайтару бер айга сузыла.

Благовар районы идарәсе башлыгы Марат Йосыпов яшь егетнең "илне һәм безнең кыйммәтләрне саклап китүе" турында чыгыш ясый. Сугышның чынлыкта ни өчен башланганы, Украинада күпме тыныч халыкның үлгәне, фронтта Башкортстаннан күпме яшь егетнең һәлак булганы турында әйтергә ул кирәк дип санамый.

Бу – меңнәрчә үлемнең бер мисалы гына.
😭7🎉43😢3👏1🕊1🤡1🌭1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
2025/07/13 14:11:58
Back to Top
HTML Embed Code: